Кама ягы
  • Рус Тат
  • Уникаль экспонатларда сугыш кайтавазы

    Лаешта Сугышчан дан музее ачылды. Хәзер теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы елларында район һәм анда яшәүчеләр тормышы турында күбрәк белә ала. -Безнең районның Сугышчан даны музеен ачу тәкъдиме район башлыгы Михаил Афанасьевныкы, - ди директор Фәридә Мортазина. - Еллар үткән саен ветераннар кими бара һәм безнең бурыч - кешеләр...

    Лаешта Сугышчан дан музее ачылды. Хәзер теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышы елларында район һәм анда яшәүчеләр тормышы турында күбрәк белә ала.
    -Безнең районның Сугышчан даны музеен ачу тәкъдиме район башлыгы Михаил Афанасьевныкы, - ди директор Фәридә Мортазина. - Еллар үткән саен ветераннар кими бара һәм безнең бурыч - кешеләр хәтерендә әтиләребез, бабаларыбыз, карт бабаларыбызның бөек батырлыгын саклау, сугыш елларында кешеләрнең авыр язмышы һәм куркыныч вакыйгалар турында сөйләү.
    Музей беренче кунакларны Җиңү паркы ачылган көнне каршы алды. Ул еллар авырлыгы турында бары фильмнар һәм бабалары сөйләве буенча гына белүче яшьләр экспонатларны кызыксынып өйрәнде. Интерьер сугыш еллары атмосферасын төгәл чагылдыра. Музейны сәнгати бизәүдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Матвеев ярдәм иткән.
    Бина биш залга бүленгән. Экскурсия сугышка кадәрге чор көнкүреше экспозицияләреннән башлана: бүлмә егерменче гасырның утызынчы еллар азагы стилендә җиһазланган, ә стеналардагы фотолар кайбер тармаклар буенча ТАССРда алдынгыларның берсе булган безнең район
    тормышын чагылдыра. Алдагы зал - хатлар, үлем хәбәрләре аша бирелгән фронт белән тыл элемтәсе. Солдатлар сугыш кырларында дошманны кыйнаганда аларның хатыннары, әниләре һәм балалары ял һәм йокы күрми эшләгәннәр. Тыл хезмәтчәннәренең җиңүгә керткән бәяләп бетермәслек өлеше район архивыннан алынган фотолар һәм документларда күрсәтелгән. Анда шулай ук медицина приборлары, авыл хуҗалыгы эш кораллары, чүлмәкче Яким Мишухин (Лаеш) госпитальләр өчен эшләгән балчык кувшиннар куелган.
    Өченче зал фронттан исән кайткан ветераннарга багышланган. Алар арасында Чехословакия партизаннар хәрәкәтенең Баш штабы уполномоченные Николай Степанович Сметанин да бар. Аның башы өчен фашист командованиесе 40 мең крона түләргә әзер булган. Экспонатлар арасында - радиотехника, язу машинкасы, солдат сумкаларында булган әйберләр, язу кенәгәләре һәм башкалар. Музейга килүчеләрнең аерым игътибарын Волгоградның "Патриот" эзләнү отряды бүләк иткән снаряд гильзалары һәм сугышка кадәр Чувашиядә яшәгән Радий Мантусов фронттан сеңлесенә җибәргән кәгазь кораб җәлеп итәр.
    Сугышны сәнгать аша чагылдыру - дүртенче залның төп темасы. Безнең якташлар язган, сугыш күренешләре сурәтләнгән картиналар, музей фондыннан китаплар. Монда шулай ук "Сугыш балалар күзлегеннән" күргәзмәсе дә, Әфганстан һәм Чечняда һәлак булган район уллары хөрмәтенә үзенчәлекле мемориалда да куелган.
    Экскурсия совет халкының фашизмны Җиңүенә багышланган залда тәмамлана. Экспозицияне җыярга төрле кешеләр, шул исәптән эзләнү отрядлары активистлары ярдәм иткән. Мәсәлән, "Пехотинец" клубы (Волгоград шәһәре) Сталинград сугышы урыннарыннан туфрак алып килгән, ә "Отечество" (Столбище) - Мосин винтовкасы. Яшь буынның җиңүгә мөнәсәбәте темасын дәвам итеп, Татар Янтыгы мәктәбе укучылары үргән хәтер агачын билгеләп үтәргә кирәк. Чыбыклардан үрелгән бу эшләнмәгә фронтта һәлак булган авылдашлары санынча 179 язулы тасма беркетелгән.
    -Музей өчен материаллар җыю буенча эшне быелның гыйнварында башладык, - дип сөйли Фәридә Гафиулла кызы. - Бөтен коллектив проектны гамәлгә ашыру өчен тырышып эшләде. Барысы да үз эшенең мөһимлеген аңлады, Сугышчан дан музеена килгән һәркем үз якташлары белән горурлансын өчен тырышты.
    Матди экспонатлардан тыш кунаклар документаль фильмнар карый, аудиоформатта язылган сугыш һәм безнең як ветераннары тормышы турында хатирәләр тыңлый ала. Мөгаен, лаешлылар үз туганнары турында берәр яңа нәрсә белә алыр. Шуны гына өстисе кала: йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрү шулай да яхшырак.

    "Җиңү салюты" иң яхшы номерларны тәкъдим итә
    Җомга, 15 майда, 15 сәгатьтә район мәдәният йортында "Җиңү салюты" үзешчән сәнгать фестивале була.
    Сәхнәгә актив, энергияле, күңелләре белән картаймаган ветераннар чыгачак. Алар чыгышын карарга теләге булган бар кеше чакырыла. Тамашачыларга иң яхшы номерлар тәкъдим

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: