Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ураза гаете мөбәрак булсын

    Кадерле дуслар! Изге Рамазан ае үтүгә ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете була. Быел ул 5 июльдә билгеләп үтелә. Һәр дин тотучы өчен бу - уртак шатлык һәм дини тәҗрибәне тулыландыру өчен яхшы мөмкинлек тә. Олы бәйрәм мөселманнарның Рамазан аендагы изге көннәр белән хушлашу, нәкъ менә ул...

    Кадерле дуслар!

    Изге Рамазан ае үтүгә ислам динендә иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаете була. Быел ул 5 июльдә билгеләп үтелә.

    Һәр дин тотучы өчен бу - уртак шатлык һәм дини тәҗрибәне тулыландыру өчен яхшы мөмкинлек тә. Олы бәйрәм мөселманнарның Рамазан аендагы изге көннәр белән хушлашу, нәкъ менә ул көннәрдә дин тотучы һәр кешегә дини үсеш, ураза тотып тыелу, чистарыну, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирелә.

    Барыгызны Ураза бәйрәме белән котлыйм, рухи чистарыну, иминлек, сәламәтлек телим, сезнең тоткан уразаларыгызны Аллаһ кабул итсен!

    Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: