Кама ягы
  • Рус Тат
  • Юрист, психолог, оештыручы

    Театр кием кую урыныннан башланган кебек, ЭЭМ бүлеге дежур частьтән башлана. Үзе күрмәгән кеше әлеге бүлек хезмәткәрләренең эше никадәр җаваплы һәм төрле яклы икәнен күз алдына да китерә алмый.

    Бүлек дежурныена тәүлегенә йөзәр шалтырату кабул итәргә туры килә. Төрле сәбәпләр белән шалтыраталар: ире тавыш чыгарган, күршеләре төнге тынлыкны боза, туганнары мирасны бүлә алмый, сыер югалган, һәлакәт килеп чыккан, кеше үтергәннәр һәм башкалар. Мөрәҗәгать итүче һәркемгә монда тыныч кына: "Исәнмесез. Оператив дежурный тыңлый", дип җавап бирәләр. Һәр сигнал буенча эшне тиз һәм кирәгенчә оештыру өчен психолог та, юрист та, оештыручы да булырга туры килә. Кайвакыт гражданнарга монда түгел, судка яки җирлек башлыгына, нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлату күп вакытны ала.

    Мөрәҗәгать итүләргә ничек карарга һәм нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итү дә дежурный җаваплылыгында. Кайчакта сәбәбе вак ызгыш кына булырга мөмкин, бу очракта артык нык дулкынланган хатын-кызны тынычландыру да җитә. Икенче очракта ашыгыч төстә оператив-эзләү төркемен җибәрергә, шул ук вакытта хезмәттәшләрен утлы корал куллану куркынычы булу турында да кисәтергә онытмаска кирәк. Кайвакытта исә Казандагы яки башка районнардагы хезмәттәшләре белән элемтәгә кереп, районнан "көпчәкләрдә" чыгып киткән җинаятьчеләрне эзәрлекләргә туры килә. Вакыйга булган урынга бару өчен ничә кеше кирәклеген дә нәкъ менә монда, дежур частьтә хәл итәләр. Каядыр биш белгеч кирәк булса, башка җиргә бер участковый да җитә. Әгәр дежурныйның беренчел гамәлләре дөрес оештырылган икән, җинаятьне кайнар эздән ачу мөмкинлеге күбрәк була.

    Бер сүз белән әйткәндә, дежурный мәгълүмат тапшыручы гына түгел. Эш тәҗрибәсе булмаган кешене монда эшкә алмыйлар. Шуңа күрә Евгений Сизов тикшерү бүлегеннән дежур частькә күчәргә теләк белдергәч, аның кандидатурасы бернинди шик тудырмый. Ул 1992 елдан бирле милициядә. Хезмәт юлының башында ук сайлау мөмкинлеге була: урман хуҗалыгында юрист булып эшләргәме яки ЭЭБ дә оперуполномоченныймы. Романтика, югарырак хезмәт хакы алу теләге җиңеп чыга. Башта җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли, аннан соң - дознание бүлегендә, аннан өметле яшь белгечне тикшерү бүлегенә күчерәләр. Евгений кешеләр белән эшләү тәҗрибәсе ала, карар кабул итәргә өйрәнә. Ул вакытта, 90 нчы елларда, котырынган җинаятьчелек белән көрәшне көн саен үзгәреп торган законнарның тотрыклы булмавы да катлауландыра. Кайвакыт җинаятьне дөрес бәяләү прокуратура белән бергә хәл ителә. Өй һәм гаилә турында онытып, тәүлек буе эштә югалалар.

    Ә тормыш үзенчә дәвам итә. Евгений өйләнә, торак мәсьәләсе килеп туа. Үзе тө-зергә уйлый, әмма хезмәтендә эш күләме күп булу моңа вакыт калдырмый. Шул чакта дежур частькә күчәргә була - бер тәүлек эшләп өч тәүлек ял итү хезмәт белән шәхси тормышны бергә алып барырга мөмкинлек бирә. 2004 елдан ул хезмәтен бүлек начальнигы ярдәмчесе - оператив дежурный вазифасында дәвам итә. Төннәрен исә бүлек начальнигы вазифаларын да башкара. "Әгәр оператив төркем вакыйга урынына киткән икән, алар белән һәрчак элемтәдә торам - аларга берәр нинди ярдәм кирәкмиме, башка бүлекләрдән белгечләр җәлеп итү зарурлыгы юкмы? Дежурный - ул оператив җитәкче", - дип аңлата Евгений Иванович.

    Кораллар сакланышы, махсус приемниктагы һәм вакытлыча тоту изоляторындагы тәртип өчен җаваплылык та опердежурный өстендә. Законны да, полиция хезмәткәрләрен дә танымаучы исереккә карата рөхсәт ителгән чараларны да бер генә тапкыр кулланырга туры килмәгән. Махсус приемникта һәм изоляторда тотылганда алар сәламәтлеге һәм тормышы өчен җаваплылык зур игътибар таләп итә. Исерек килеш тоткарланган кешеләрнең үз-үзләрен үтерергә омтылу очраклары да булган, әмма үз вакытында чара күрү аларның тормышын, ә дежурныйны җәзага тартылудан саклап калган.

    Заманча технологияләр дежур частьне дә читләтеп узмаган. Изоляторда, Лаеш территориясендә һәм бүлек тирәсендә урнашкан видеокүзәтү камераларыннан сурәтләр мониторга чыгарылган. Мәгълүматлар базасыннан полиция күз уңына бер генә тапкыр булса да эләккән теләсә кемне табарга, закон бозучы турында гомуми күзаллау булдырырга мөмкин. Ә бу дежурныйның карар кабул итүенә йогынты ясый: оператив төркемне коралландырыргамы, юкмы, ә бәлки вакыйга турында участковыйга хәбәр итү дә җитәдер. Лаеш районы - үзәктән кала тагын Столбищеда һәм Боровое Матюшинода ике дежур часть булган район. Андый районнар сирәк. Оператив дежурный аларның гамәлләре өчен дә җаваплы.

    "Кайвакыт безнең гражданнарның беркатлылыгы шаккатыра", - дип гаҗәпләнә Е.Сизов. Ул бу еллар эчендә күпне күргән. Телефон аша алдау - әңгәмә өчен аерым бер тема. "Кибеттә сатучылар бер хатын-кызга акчаларын билгесез кешеләргә күчергәнче полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр. Полиция юл аркылы гына бит. Ләкин ул башта акчаларын билгесез кешеләргә бирә, ә аннан соң безгә килә", - дип аптырый Евгений Иванович.

    Үзенә ашыгыч төстә дежур частьне калдырырга туры килгән очраклар да булган. "Янтарь" кибетен талаулары турында хәбәр килгәндә җинаять урынына иң якыны алар - оператив дежурныйлар була. Е.Сизов ярдәмчесе белән бергә шул мизгелдә кибеткә йөгерә, анда җинаятьчеләрне тоткарлыйлар.

    Хезмәт кешенең характерында да үз эзен калдыра. "Ләкин өйдә икән - мин өйдә, хезмәтем турында уйламыйм. Шулай ук гаилә проблемалары да өйдә кала - эшемдә мин тулысынча хезмәткә биреләм", - диде Евгений Сизов һәм сәгатенә карап әңгәмәнең азагына якынлашуын, ә аны хезмәте көтүен аңлатты.

    Эшкә намуслы мөнәсәбәте өчен полиция майоры Е.Сизов күп санлы бүләкләр алган, шул исәптән РФ ЭЭМ министры имзасы белән грамота һәм "мактауга лаек 20 ел хезмәт" медале.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: