Кама ягы
  • Рус Тат
  • Урманчылар өчен кызу чак җитә

    Статистика буенча ун урман янгынының сигезе кеше гаебе белән чыга. Алар зур зыян китерәләр. Мондый хәлгә юл куймау өчен безнең районда нинди эшләр башкарылуы турында “Лаеш урманчылыгы” ГКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев белән сөйләшәбез.

    Фәнил Фасылович, 2019 елның янгын чыгу куркынычы булган сезонның үзенчәлеге нәрсәдә?

    -Татарстанда янгын куркынычы булган чор 25 апрельдән башлана һәм 2019 елның 10 маена кадәр дәвам итә. Быел 2018 елның августы һәм көзе явым-төшемсез, эссе булуы аеруча борчу тудыра. Җир кышка бик коры керде. Кышкы айларда кар мул булды, әмма, мөгаен, сизгәнсездер, быел гөрләвекләр булмады диярлек: барлык кар суын җир үзенә сеңдерде.

    Сезне нинди сәбәпләр борчый?

    -Кызганычка каршы, районда ташландык авыл хуҗалыгы җирләре күп. Анда корыган үлән капламы калын. Куйбышев сусаклагычында суны киметү Идел һәм Кама ярларын ялангачландырды. Күп урыннарда елга ярларында, аеруча Татар Сараланы янында камышлар үсә – кечкенә генә очкыннан да янып китәргә мөмкин. Ә бит кар эрүгә кешеләр су буена ял итәргә, балык тотарга агыла...

    Безнең районда урманнар еш янамы?

    -2011 елдан Татарстан территориясендә урман янгынының бер очрагы да теркәлмәде. Бу Россиядә иң яхшы күрсәткеч. Барыбыз 2010 елның эссе һәм коры җәен хәтерли. Районның күп кенә торак пунктларында су җитмәде. Марий Элдан көек исе килде, сулыш алу кыен булды. Районда яшәүчеләр бездә дә урманнар яна башлар дип борчылдылар. Гади булмаган бу хәл кешеләргә дә тәэсир итте, алар аеруча сак булдылар. Профилактикалау эшенең дә файдасы тиде.

    Урман янгыннарын кисәтү буенча быел нинди чаралар күрелә?

    -Март аенда үз якларыннан халык белән янгын куркынычсызлыгы турында эш алып баруларын сорап авыл җирлекләре башлыклары белән очраштык. ММЧ битләреннән агитация дә уңай нәтиҗәләр бирә. 150 км озынлыгында янгынга каршы яңа минеральләштерелгән полосалар ясый башлыйбыз. 250 километр озынлыктагы искеләрен яңартабыз. Аншлаглар һәм беседкаларны яңарту өчен буяулар сатып алабыз. Урман фонды территориясендә өстәмә рәвештә янгынга каршы аншлаглар урнаштырылачак. Татарстан җитәкчелеге өченче типтагы янгынга каршы станцияләр оештыру буенча зур эш үткәрде. Мондый станция бездә дә, Лаешта да, бар. Аның хезмәткәрләре янгын чыгу куркынычы булган чор җитүгә үзләренең бар техникаларын юл буена чыгаралар.

    Эшчәнлекләре урман белән бәйле физик һәм юридик затлар белән нинди эш алып барыла?

    -Районда урман участокларыннан аренда килешүе яки бушлай файдалану килешүләре, мәсәлән, умартачылар, буенча файдаланучы шәхси эшмәкәрләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре шактый. Җирләре урман массивларына тоташкан авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар. Урманчылык һәм дәүләт урман саклау хезмәткәрләре аларга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен (ППБ) үтәү турында 72 алдан кисәтү тапшырды. 25 майга кадәр бу кисәтүләрнең үтәлүен тикшерү оештырылачак. Үтәлмәгән яки ППБ бозулары ачыкланганда административ эшләр кузгатылачак. Гражданнарга 1500дән 3000 сумга кадәр штраф рәвешендә җәза яный. Вазифаи затлар 10000нән 20000 сумга кадәр, юридик затлар – 50000нән 200000 сумга кадәр штрафка тартылалар. Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу зыян китерсә, штрафлар күп тапкырлар арта, өстәвенә зыян да түләтелә.

    Сезнең  райондашларыбызга нинди теләкләрегез бар?

    -Районда яшәүчеләрнең барысына һәм кунакларга мөрәҗәгать итәм: ут белән сак булыгыз, урманнарда учак якмагыз, аеруча ылыслы урманда, коры үлән, камышлар булган урыннарда. Бу очракта саклык комачау итмәс.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: