Интернет аша танышулар: дөреслек һәм ялгыш караш
Күптән түгел дустым үз тормышыннан бик кызыклы, шул ук вакытта сабак булырлык бер очрак турында сөйләде.
Бервакыт Антон (героебызны шулай дип атыйк) үзенең бердәнберен һәм башка кабатланмас кешесен табу өчен танышулар сайтында теркәлә. Күп кенә анкеталар карап чыга һәм үзенең күптән эзләгән кешесе күзенә чалынуга бик шатлана: ул фотода унтугыз яшьләр тирәсендәге чибәрне күрә.
-Ул кызның матурлыгыннан күзләр камашырлык. Аннан башка миңа беркем дә кирәкми дигән карарга килдем. Менә ул - минем бердәнберем, - дип рухланып сөйли дустым.
Танышканда иң катлаулысы - беренче адымны ясау, кирәкле сүзләр табу. Әмма минем дустым бик тартынып торучы түгел, нәкъ Казанова. Шуңа ул хәбәрен яза, мышкага баса... Таныш булмаган кыздан җавап бик тиз килә, кызыклы диалог башлана.
Антон үзенең чибәркәе белән шулкадәр мавыга ки, төннәр буе сөйгәненнән аерыласы килмичә виртуаль дөньяда яши. Ул ашый да, йоклый да алмый. Университетта дәресләр бетүгә аралашуны дәвам итү өчен өенә ашыга.
Әмма барысы да бер мизгел эчендә җимерелә. Әлеге көнне ул мондый хәбәр ала: "Мин сиңа бер нәрсә әйтергә тиешмен. Алдан ук синнән моның өчен гафу сорыйм. Аралашуыбыз дәвамында мин сине алдап килдем. Чынлыкта миңа 14 яшь, фото да минеке түгел. Бер сүз белән әйткәндә, гафу ит. Сау бул"...
-Бу вакытта дөньяның асты өскә килде. Ул үзенең яшәвеннән туктады кебек, - дип ачынып искә алды Антон һәм елмаеп өстәде: - Мин моннан соң беркайчан да Интернет аша танышмаячакмын!
Бу очрак мине бөтендөнья пәрәвезендә танышулар темасына уйланырга мәҗбүр итте. Чыннан да виртуаль челтәрдә аралашу безнең чынбарлыктагы аралашуны алыштырды. Мөгаен, мондый танышулар - үзеңне чынлыкта булмаганча башка кеше - хыялыңдагыча итеп тою өчен бер мөмкинлектер. Танышулар сайтыннан файдаланучылар еш кына шулай эшли дә. Берәр легенда уйлап чыгарасың, Интернеттан нинди дә булса билгеле шәхес фотосын табасың да - алга, йөрәкләр яуларга. Кайвакыт болай танышырга яратучылар виртуаль аралашу бәйлелегенә эләгә. Ә чынлыкта танышырга туры килгәндә алар кыенсыналар, сүз запаслары җитми. Шуңа күрә чынбарлыктагы аралашуны виртуальгә алыштырырга кирәкми, елмаю һәм чын хистойгылар бүләк итү күпкә рәхәтрәк бит.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 11:14Лаеш районы мәктәпләре Ак Барс Банкыннан бүләккә ноутбуклар алды Мәгариф идарәсендә Лаеш мәктәпләре директорларына тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.700
-
16 май 2022 - 10:32Лидия Грабалина: “Бер кеше дә игътибардан читтә калмасын” Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы чираттан тыш конференция үткәрде, аның сәбәбе оешманың алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Булатов арабыздан китүгә бәйле, ул аны 21 ел җитәкләде.6400
-
15 май 2022 - 14:37Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.37500
-
15 май 2022 - 10:32Язгы көн ел туйдыра Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.38800
-
14 май 2022 - 14:16Үлемсез полк йөреше Үткәннәрдән башка бүгенгебез һәм киләчәгебез юк.51000
-
14 май 2022 - 12:24Җиңү көнен зурлап үткәрдек Лаеш районында яшәүчеләр һәм шәһәребез кунакларын концертлар, тематик күргәзмәләр, авиашоу һәм салют көтте.51000
-
14 май 2022 - 10:08«Кама ягы» газетасына язылу кампаниясе тулы куәтенә бара Газетага 2022 елның икенче яртыеллыгына иске бәяләрдән язылырга ашыгыгыз51500
-
13 май 2022 - 17:44Маршакның "Мальчик из села Поповки" шигырен эмоциональ уку Маршакның "Мальчик из села Поповки" шигырен Державинодан бишенче сыйныф укучысы Адель Сәхапов укый.60200
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
13 май 2022 - 13:18Лаешта Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләрНикахлашу сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен үзенең ишекләрен ачты.52000
-
14 май 2022 - 10:08«Кама ягы» газетасына язылу кампаниясе тулы куәтенә бара Газетага 2022 елның икенче яртыеллыгына иске бәяләрдән язылырга ашыгыгыз51500
-
14 май 2022 - 12:24Җиңү көнен зурлап үткәрдек Лаеш районында яшәүчеләр һәм шәһәребез кунакларын концертлар, тематик күргәзмәләр, авиашоу һәм салют көтте.51000
-
14 май 2022 - 14:16Үлемсез полк йөреше Үткәннәрдән башка бүгенгебез һәм киләчәгебез юк.51000
-
15 май 2022 - 10:32Язгы көн ел туйдыра Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.38800
-
15 май 2022 - 14:37Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.37500
-
16 май 2022 - 10:32Лидия Грабалина: “Бер кеше дә игътибардан читтә калмасын” Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы чираттан тыш конференция үткәрде, аның сәбәбе оешманың алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Булатов арабыздан китүгә бәйле, ул аны 21 ел җитәкләде.6400
-
17 май 2022 - 11:14Лаеш районы мәктәпләре Ак Барс Банкыннан бүләккә ноутбуклар алды Мәгариф идарәсендә Лаеш мәктәпләре директорларына тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика