Кама ягы
  • Рус Тат
  • Камил хәзрәт Сәмигуллинга зур өметләр баглыйлар

    Татарстан мөселманнарының VI чираттан тыш съездын үткәрү 17 апрельгә билгеләнгән, анда республиканың яңа мөфтиен сайлаячаклар. Диния нәзарәте тавыш бирү юлы белән мөфти вазифасына өч рәсми кандидатураны раслады. Болар ЭЭМның Татарстан буенча Казан шәһәре "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы, Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы милиция полковнигы 85 яшьлек Харис Салихҗанов; Россия ислам килешүе...

    Узган атнада Камил хәзрәт Сәмигуллин безнең районда булды һәм район башлыгы, имам-хатыйплар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

    Очрашуны район башлыгы Михаил Афанасьев ачты. "Сез барыгыз да лаеклы төстә халык арасында абруйга ия, - диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Безнең районда хәл тотрыклы, ә бу очрашу - шуның дәлиле". Башлык район мөселманнарына күрсәтелгән ярдәм турында искәртте: Нармонкада һәм Лаешта мәчетләрне төзекләндерү буенча эш башкарылган, Хәербидә мәчет төзелә, Сокуры һәм Шуранда яңа мәчетләр. Мондый корылмалар төзү киләчәктә дә хупланачак. Ләкин шул ук вакытта мәчет төзелеше турында сүз бара икән, мөфти белән яраштыру зарур, әгәр чиркәү салу планлаштырылса - митрополит Анастасий белән. "Бу безнең кагыйдәбез, - дип ассызыклады М.Афанасьев. - Барысы да төгәл итеп планлаштырылырга һәм тикшереп дөресләнергә тиеш". Мөселман җәмәгатьчелегенә хәйриячеләр дә ярдәм итә. Кешеләр өчен уртак эш алып барыла һәм ул киләчәктә дә дәвам итәчәк. "Һәр якшәмбе саен мин авыл җирлекләренең берсенә барам. Әгәр сездә нинди дә булса сораулар туса, проблемалар килеп чыкса, аларны бергәләп чишәргә тырышырбыз", - дип ышандырды М.Афанасьев.

    Татарстан мөфтие вазифасына кандидат Камил хәзрәт үз чыгышында ислам динендәгеләр бер-берсе белән килешеп яшәргә тиешләр, алар арасында бернинди бүленеш тә булмаска тиеш дип ассызыклады. Ул имам-хатыйпларда яхшы тәэсир калдырды. Әлеге очрашу турында Столбище мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт менә нинди фикердә.

    -Без Татарстанның булачак мөфтие белән очраштык, аның чыгышын тыңладык, киләчәккә планнары белән таныштык дип өметләнәм һәм без аннан бик канәгатьбез. Миңа Камил хәзрәтнең имамнарга булышуы, безне дин тотучыларга ярдәм итәргә юнәлтүе ошый. Республикада узган гасырларда дини лидерлар тарафыннан гарәп телендә язылган китаплар басылып чыгачак. Хәзер аларны татар һәм рус телләрендә укып булачак. Кайбер әсәрләр инде бастырырга чиратта торалар. Әмма Камил хәзрәт чыгышында иң мөһиме - аның өммәт бердәмлегенә нык ышанычы. Безнең динебез бер, китапларыбыз бер, пәйгамбәребез бер. Без хәнәфичелек мәзһәбенә, ягъни юнәлешенә йөз тотарга тиешбез. Мөфти вазифаларын башкаручының яшь булуы борчымый. Республика мөфтиен сайлаганда безнең исемнән Рәфкать хәзрәт - районыбыз мөхтәсибе чыгыш ясаячак. Бүген без бертавыштан ул Камил хәзрәтне яклап тавыш бирәчәк дигән карарга килдек.

    Очрашуга мөхтәсиб Рәфкать хәзрәт Гатауллин йомгак ясады һәм киләчәктә дә килешеп яшәү, район иминлеге өчен хакимият белән берлектә эшләү кирәклеге хакындагы уртак фикерне белдерде. Җәмгыятьтә тигезлек булсын өчен бар милләтләр дә дус, тату яшәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Рәфкать хәзрәт. Ул ТР мөселманнарының Диния нәзарәте белән бергә, аларның карарларына ярашлы төстә, район җитәкчелеге белән килешеп һәм халык фикеренә колак салып эшләргә чакырды. "Мин сезнең исемнән Камил хәзрәт кандидатурасын яклаячакмын. Сез ризамы?" - мөхтәсибнең бу соравына каршы имам-хатыйплар бердәм рәвештә ияк кактылар һәм аңа зур өмет баглап Камил хәзрәткә югары вазифага фатыйха бирделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: