Кама ягы
  • Рус Тат
  • Татар Янтыгында аны укучыларның күп буыны белә

    Мәрьям Сираҗи кызы Сираҗиеваны һәр кеше белә.

    Ул-Бөек Ватан сугышында катнашкан, укытучылар династиясенә нигез салган, күп балалы ана, ышанычлы хатын һәм бик тә яхшы кеше. Үз гомерендә ул күпне күргән. 21 яшендә, 1942 елның икенче маенда армиягә чакыралар. Дүрт ел сугыш кырында. Сугыш, яраланулар, бомбага тоту куркынычы-Татарстан кызы барысын үтә. Кыюлыгы, ныклыгы һәм оста эш итүе өчен дальномер отделениесе командиры итеп билгелиләр, яралана.

    Мәрьямнең сөйгәне дә сугышта була. "Ул сугыша. Мин дә сугышта,- дип әкрен генә сүзен дәвам итә Мәрьям Сираҗиевна.-Бертапкыр чак кына очрашмый калдык". Язмыш гашыйкларга мәрхәмәтле була, икесе дә өйләренә әйләнеп кайта. Ә 1946 елда яшьләр гаилә коралар. Мәрьям Сираҗиевна ире турында сөйләгәндә аның йөзе яктырып китә, карашы үзгәрә. 2010 елның февралендә ире вафат була. Ул югалтуны авыр кичерә...

    Сираҗиевлар биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларның барысы әниләре юлыннан китә. Иртәгә авылдагы кешеләрнең берничә буыны үзләренең беренче укытучылары Мәрьям Сираҗиевнаны җылы сүзләр белән искә алыр. Укучылары һәм үз балалары чәчәк бәйләмнәре бүләк итәрләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: