Авылның өлкән кешесе Нурания Галиева үз үрнәге белән, ә «Сәйлән» фольклор коллективы җыр-биюләре белән якташларын гражданлык бурычын үтәргә өндәде.
Лаеш районының Имәнкискә авылында Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне чын халык бердәмлеге бәйрәменә әверелде. Сайлау участокларына гаиләләре белән, күрше-күлән бергәләп килә.
Ил өчен гаять мөһим бу көнне өйдә генә утырырга теләмәгән 88 яшьлек Нурания апа Галиева үзенең фидакарьлеге белән авылдашларын илһамландырды. «Бүген халык белән булу — үзе бер зур бәхет, — дип уртаклашты ул күңел җылысы белән.
Олы яшьтәге авылдашларының мондый изге теләкләреннән соң, сайлау участогына тулы составында «Сәйлән» җирле фольклор ансамбле килеп җитте. Артистлар авыл халкына исәнлек-саулык һәм иминлек теләп: «Без сайлауларга һәрвакыт зур бәйрәмгә килгән кебек йөрибез!» — дип белдерделәр.
Фото һәм видеоны Ландыш Садыйкова тәкъдим итте.
Нет комментариев