Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яңа җитештерү куәтләре төзелә

    Хәербидә бер тапкыр гына кулланыла торган стериль медицина эшләнмәләре җитештерү буенча яңа комплекс төзү тиз темплар белән бара. Яңа завод нигезенә символик капсула салу көненнән соң бары өч ай ярым гына вакыт үтте. Бүгенге көндә инде ике катлы административ-техник бина профнастил белән капланган. Заводның беренче корпусы стеналары әзер диярлек. Эретеп...

    Хәербидә бер тапкыр гына кулланыла торган стериль медицина эшләнмәләре җитештерү буенча яңа комплекс төзү тиз темплар белән бара.

    Яңа завод нигезенә символик капсула салу көненнән соң бары өч ай ярым гына вакыт үтте. Бүгенге көндә инде ике катлы административ-техник бина профнастил белән капланган. Заводның беренче корпусы стеналары әзер диярлек. Эретеп ябыштыру эшләре бара. Менә-менә иркен бинаның түбәсе ябылачак, тиздән аны иң заманча җайланмалар белән җиһазландырачаклар.

    Исегезгә төшерәбез, әлеге уникаль предприятие 50дән артык эш урыны белән тәэмин итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: