Кама ягы
  • Рус Тат
  • Янгын куркынычы булган сезонга әзерләр

    Гадәти булмаган җылы яз һәм фаразланганча эссе җәй урман янгыннары килеп чыгуның реаль куркынычын тудыралар. ТР "Лаеш урманчылыгы" ДКУда 2016 елның җәенә хәзердән үк әзерләнәләр. Без бу турыда урманчы-җитәкче урынбасары Фәнил Фазлыев белән сөйләшәбез. Фәнил Фасилович, Сез урманны саклауга ирекле янгын белән көрәш берләшмәләрен җәлеп итәсезме? -Әйе, әлбәттә. Янгынга каршы...

    Гадәти булмаган җылы яз һәм фаразланганча эссе җәй урман янгыннары килеп чыгуның реаль куркынычын тудыралар.

    ТР "Лаеш урманчылыгы" ДКУда 2016 елның җәенә хәзердән үк әзерләнәләр. Без бу турыда урманчы-җитәкче урынбасары Фәнил Фазлыев белән сөйләшәбез.

    Фәнил Фасилович, Сез урманны саклауга ирекле янгын белән көрәш берләшмәләрен җәлеп итәсезме?

    -Әйе, әлбәттә. Янгынга каршы ирекле дружиналар Лаеш урманчылыгы белән берлектә формалаштырылды. Алар составында 37 кеше - урман сагы һәм урманчылык хезмәткәрләре.

    Сез халык белән ничек эшләргә планлаштырасыз?

    -Инде баннерлар һәм плакатлар әзерләнгән, аларны Тетеево, Саескан Тавы - Шәле тирәсендәге юллар буйлап эләчәкбез. Чирпы, Лаеш, Александровка, Зимняя Горка, Саескан Тавы тирәсендәге массакүләм ял урыннарында урнашкан беседкаларны буядык. Халык арасында листовкалар таратабыз, профилактик әңгәмәләр үткәрү өчен мәктәпләргә, техникумга барабыз.

    Халык арасында агитация үткәрү - кирәкле нәрсә, әлбәттә. Әмма сүзләр белән генә янгынны сүндереп булмый.

    -Янгын белән көрәшү өчен барлык кирәкле техника әзерләнгән: сабанлы ике МТЗ-82, ГАЗ-66 базасында янгынга каршы бер автоцистерна, УАЗ ("буханка") - янгынга каршы кече комплекс. Кирәге чыкканда III типтагы янгынга каршы химик станция белән хезмәттәшлек итәчәкбез. Утның басулардан урманга күчүен булдырмас өчен урман массивлары янын сукалыйбыз.

    Ашыгыч очракларда нинди телефоннар буенча шалтыратырга?

    -Янгын чыгу очрагында түбәндәге номерларга шалтыратырга кирәк: кәрәзле телефоннан - 010, 8-800-100-94-00, стационар телефоннан - 8 (84378) 2-76-84.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: