Кама ягы
  • Рус Тат
  • Янгыннар саны кими

    Ә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр саны арта - статистика мәгълүматлары шуны раслый. 2014 елда Лаеш районы территориясендә 118 янгын килеп чыккан (2013 елда - 121). Аларда биш кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда ике кешегә күбрәк. Моннан тыш, янгыннарда биш кеше зыян күргән (2013...

    Ә һәлак булганнар һәм зыян күрүчеләр саны арта - статистика мәгълүматлары шуны раслый.

    2014 елда Лаеш районы территориясендә 118 янгын килеп чыккан (2013 елда - 121). Аларда биш кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда ике кешегә күбрәк. Моннан тыш, янгыннарда биш кеше зыян күргән (2013 елда зыян күрүчеләр булмаган).

    -Кызганычка каршы, янгын килеп чыгу сәбәбенең 90 %ы торак милекчеләренең үзләреннән тора, - дип хәлгә аңлатма бирә Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин. - Шуңа күрә яңа, 2015 елда тагын бер кат искәртәсе килә: янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен үтәү сезне бәладән саклап калырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: