Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ярта гасырдан артык эшләгән

    Лаешта яшәүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Александр Апполоновка 90 яшь тулды.

    Туган көнендә Александр Михайлович Россия Президенты Владимир Путин открыткасын, район башлыгы Михаил Афанасьев открыткасын, акчалата бүләк һәм бүләкләр алды.

    Александр Михайлович гади эшче гаиләсендә туган, Лаешта училище тәмамлап “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге ала. Аның хезмәт эшчәнлеге Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш МТСында тимерче ярдәмчесе булып эшләүдән башлана. 1954 елда ул тракторчы буларак чирәм җирләр үзләштерүгә китә. 1964 елдан Лаеш сельхозтехникасында, 1970 елдан Лаеш райпосында машина йөртүче булып эшли. Александр Михайловичның соңгы эш урыны – район хакимияте, ул анда территорияне җыештыручы булып эшли. Аның гомуми эш стажы 50 елдан артык.

    Хатыны Тамара Становова белән 61 ел дус-тату яшиләр, кызлары Натальяны тәрбияләп үстерәләр, хәзер ул Лаеш интернат мәктәбендә тәрбияче булып эшли. Ике ел элек Тамара Ивановна вафат булган. Хәзер Александр Михайлович ике онык һәм оныкчыкның яраткан бабасы. Тырыш хезмәте өчен Александр Апполонов юбилей медальләре белән бүләкләнгән, күп санлы мактау грамоталары бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: