Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яшәсен шәфкатьлелек

    Тәрәзәдән җиргә акрын гына төшүче кар бөртекләрен күзәтәм. Тиздән эш көне тәмамланачак, мин урамга чыгачакмы, битемә төшкән кар бөртекләрен күз алдыма китереп елмаеп куйдым. Кинәт яшен суккан кебек булды. Шушы көннәрдә инвалидлар арбасында хәрәкәтләнгән кыз исемә төште. Аның йөзендә борчылу күрмәдем. Күзләре ягымлы, үзе елмая, ә янәшәсендә матур бала. Мария,...

    Тәрәзәдән җиргә акрын гына төшүче кар бөртекләрен күзәтәм. Тиздән эш көне тәмамланачак, мин урамга чыгачакмы, битемә төшкән кар бөртекләрен күз алдыма китереп елмаеп куйдым. Кинәт яшен суккан кебек булды. Шушы көннәрдә инвалидлар арбасында хәрәкәтләнгән кыз исемә төште. Аның йөзендә борчылу күрмәдем. Күзләре ягымлы, үзе елмая, ә янәшәсендә матур бала.

    Мария, кызның исеме шундый, инде күптәннән коммерциячел булмаган Александр Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены җәмәгать оешмасына йөри. Ул монда дуслар тапкан, тормышка сөенергә һәм бәхетле мизгелләрнең кадерен ч белергә өйрәнгән. Күп кенә инвалидлар өчен орден аралашу, очрашып сөйләшү, эчеңне бушату урынына әйләнгән, ә ул инвалидларның яшәешенә ямь өсти.

    А.Денежкин исемендәге шәфкатьлелек ордены төзү башлангычы район мәдәният йорты концерт бригадасы сәнгать җитәкчесе Зөһрә Лезинаныкы. Быел орден үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шул еллар эчендә аңа йөргән балалар инде үскәннәр һәм оешма Шәфкатьлелек орденына әйләнгән, аңа беренче булып йөргәннәр хәзер манла үз балалары белән киләләр.

    -Балалар шәфкатьлелек ордены физик мөмкинлекләре чяикләнгән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итте. Алар югалып калмадылар, күпләре гаилә корды, - дип клубның 20 еллык эшчәнлегенә йомгак ясый Зөһрә Сәлимовна. Мәсәлән, беренче төркем инвалидлар Маша Г. һәм Алсу Ә.нең уллары үсеп килә. Артем С. һәм Руслан Б. да үз парларын таптылар. Иң мөһиме, алар үзләренең бу тормышта кирәк булуларын тоялар. Орденга йөрүчеләр аралашу күнекмәсе алалар, бер-берләре белән осталык серләрен уртаклашалар.

    Аларның күбесе яхшы итеп бәйли, чигә, йомшак уенчыклар ясый, камыр ризыклары пешерә.

    Мондый талантлы кешеләр орденга гына йөрмиләр. Зөһрә Лезина янәшәсендә битараф, коры һәм ваемсыз калып булмый. Ул үзе янына тынгысыз һәм иҗади кешеләрне җыю сәләтенә ия. Аның җитәкчелегендә җиде клуб эшли. "Диетон" шикәр диабеты белән авыручыларны берләштерә - диафестивальләр үткәрә, глюкометрлар тапшыра. Монда дәвалауның яңа алымнары белән уртаклашалар. "Надежда"га сәламәтлекләре чикле яшьләр җыела. "Орфей" шигърият клубында җирле авторлар үз шигырьләрен укыйлар, әдәби җыентыклар бастыралар. Иң яхшы авторларга клубның элекке рәисе Светлана Левандовская (Фомина) исемендәге премияләр тапшырыла. "Оберег" клубы әгъзалары урын өстендә ятучылар янына баралар. Иҗат яратучы пенсионерлар һәм инвалидларны "Вдохновение", ә күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрне "Семь+я" клубы туплый. "Берегеня" балалар халык фольклор анмасбелендә халык гореф-гадәтләрен саклыйлар.

    -"Орфей" клубы ярдәме белән без "Детство, опаленное войной" китабын чыгара алдык,- дип сүзен дәвам итә Зөһрә Лезина. - Без аңа сугыш чоры балалары хатирәләрен тупладык. Кызганычка каршы, күбесе арабыздан китте инде. Алар хакында истәлекләрне саклаган балалары һәм оныкларына рәхмәтлебез.

    Бу клублар әгъзалары еш кына уртак чаралар үткәрәләр: район авылларына концертлар белән баралар, картлар йортларына, изге чыганакларга сәяхәт кылалар, "Сабантуй", "Каравон", "Майчабу" район чараларында катнашалар.

    Клублар әгъзаларына үз физик кимчелекләрен җиңгән кешеләр турында гади булмаган тарихлар Батырлык музеена тупланган. Ник Вуйчичның Казанга килүе. Зөһрә Сәлимовна җитәкчелек иткән барлык берләшмәләр өчен чын-чынлап зур вакыйга булган. Лаеш районы социаль яклау бүлеге ярдәмендә бер төркем инвалидлар, араларында коляскада йөрүчеләр бар, күренекде лектор белән очрашуда катнаша алган.

    Иганәчеләр клубларга сизелерлек ярдәм итә. Алар булышлыгы белән 2011 елда Шәфкатьлелек ордены А.Денежкин исемендә "Балалар белән һәм балалар өчен" район премиясе булдырган. Аны сәламәтлекләре чикле булган балаларны тәрбияләү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, күп балалы, тәрбиягә бала алган һәм уңышсыз гаиләләр белән актив эшләүчеләргә тапшыралар.

    Соңгы сүз. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр безне тормышның бәяләп булмый торган кыйммәтләренә: ярату, хөрмәт итү, ышану һәм өметләнүгә өйрәтәләр. Алар тормышның бәясе булмауны башкалардан яхшырак аңлыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: