Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ятимлекне профилактикалауга – аерым игътибар

    Республикада ел саен меңгә якын кешене ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр, ә 12 мең бала ятим кала. Шул ук вакытта балалар йортлары бушый һәм ябыла, дип хәбәр итте Халыкара балаларны яклау көненә багышланган брифинг барышында ТРда бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина. Һәм аның сүзләре буенча, эш экономияләргә теләүдә түгел. Соңгы...

    Республикада ел саен меңгә якын кешене ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәләр, ә 12 мең бала ятим кала. Шул ук вакытта балалар йортлары бушый һәм ябыла, дип хәбәр итте Халыкара балаларны яклау көненә багышланган брифинг барышында ТРда бала хокуклары буенча уполномоченный Гүзәл Удачина.

    Һәм аның сүзләре буенча, эш экономияләргә теләүдә түгел. Соңгы елларда балалар күбрәк гаиләне алыштыручы гаиләләрдә тәрбияләнә. Опека һәм попечительлек бүлегенең соңгы мәгълүматлары буенча, безнең районда бала алган 13 гаилә бар, аларда 27 бала тәрбияләнә. Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны исә елдан-ел кими бара. Брифингта ассызыкланганча, республика хөкүмәте һәм аның структуралары үсеп килүче буынның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә, аны бар яклап яклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән дәүләт ярдәме чаралары күрәләр. Кыен тормыш хәлендә калган балаларның тормыш дәрәҗәсе һәм аларны комплекслы үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән программалар һәм проектларга аерым игътибар бирелә. Мәсәлән, чыгыш ясаучы "Видеопаспорт", "Точка трезвости" проектлары кысаларында иҗтимагый оешмалар һәм балалар иҗтимагый кабул итүе эшен җентекләп яктыртты.

    Соңгы ел ярымда безнең районда 11 кеше ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителде (чикләнде). Шул ук вакытта гражданнарның ата-ана хокукларын торгызуда да тенденция күренә. Узган өч елда сигез гаилә реабилитацияләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: