Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Язны яхшыга өметләнеп каршылыйбыз“

    Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яз килгәндә алда торган язгы чәчүне үткәрүгә финанс дефициты өчен борчылалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, язгы кыр эшләрен башкаруга гына да кредитларга мохтаҗлык 50 миллион сумнан артып китә. -Якын арада Россия Федерациясе бюджетыннан акча күчү көтелә. Район игенчеләренең ярдәм сыйфатында алты миллион сумга...

    Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яз килгәндә алда торган язгы чәчүне үткәрүгә финанс дефициты өчен борчылалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, язгы кыр эшләрен башкаруга гына да кредитларга мохтаҗлык 50 миллион сумнан артып китә.

    -Якын арада Россия Федерациясе бюджетыннан акча күчү көтелә. Район игенчеләренең ярдәм сыйфатында алты миллион сумга якын акча алачагы билгеле. Аларны беренче чиратта минераль ашламалар сатып алуга тоту зарур, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге начальнигы Наталья Рогожина. - Алдагы еллардагы кебек үк, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күбесенә финанс проблемаларын хәл итү өчен кредит акчалары таләп ителә. Әмма, башка еллардан аермалы буларак, бу сезонда банкның түбән процент ставкаларына исәп итеп булмый. Тик, аларның күтәрелүенә карамастан, быел бюджеттан кире кайтарулар өлеше дә арта. Мәсәлән, судсидияләрнең федераль өлеше елга 14,68% тәшкил итә. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов ышандырганча, 2015 елда хуҗалыкларга процент йөкләмәсе елга 6-7 %тан артмаска тиеш.

    Язгы чәчү эшләренә әзерлек өчен үз акчалары булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре язны чагыштырмача тынычрак каршылый. Аерым алганда, болар - "Атабай", "Хәерби", күпчелек фермер хуҗалыклары. Районның иң эре хуҗалыгы - "Семиречье"да да алда торган чыгымнар турында алдан уйлаганнар. Алар банкларда кредитларны көздән үк рәсмиләштерергә өлгергән.

    Чыгымнарның зур өлеше элеккечә машина-трактор паркын әзерләүгә китә. Санкцияләр кертелү һәм валюта курсы күтәрелү аркасында кайбер хуҗалыкларда чит ил техникасын торгызу белән кыенлыклар килеп чыккан. Запас частьләргә бәя күтәрелүне исәпкә алып хуҗалыкларга төшкән финанс йөге сизелерлек арткан. Язгы кыр эшләренә җитәрлек сандагы агрегатларны җәлеп итү өчен район игенчеләренә 20 миллион сумнан артык акча кирәк.

    Инженерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә район хуҗалыкларында тырмалар, чәчкеч һәм культиваторлар ремонтлау тулысынча төгәлләнгән. Катлаулы техника ремонтлауны тәмамлау сроклары да азагына якыная. Апрельнең беренче көннәрендә гадәттәгечә тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын кабул итү була. Аның барышында механизаторлар үзләренең басуга чыгарга әзерлекләрен күрсәтергә тиеш.

    Районның агрономия хезмәтләренең дә борчылыр сәбәбе бар. Язгы кыр эшләре комплексын үткәрүгә бары 21 көн бирелә. Бу вакыт эчендә 27 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарырга кирәк. Моннан тыш, уҗым культуралары чәчүлекләрен һәм терлек азыгы мәйданнарын карау буенча агрочаралар комплексы планлаштырылган.

    Шулай да игенчеләр язны яхшыга өмет белән каршылыйлар. Һәм моның өчен сәбәп тә бар. Күптән түгел төгәлләнгән уҗымнарны үстереп карау процессы күрсәткәнчә, үсемлекләрнең яшәүчәнлеге югары. Бүгенге көнгә басуларда кар капламы биеклеге 50 сум тирәсе тәшкил итә. Бу да булачак уңышка плюс. Орлык фонды торышы да өмет уята. Язгы чәчү ихтыяҗлары өчен биш мең тоннадан артык ашлык салынган. Соңгы анализ күрсәткәнчә, бар орлыклар кондицияле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: