Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Йомгаклаучы праймериз

Узган атнада Лаешның балалар сәнгать мәктәбе актлар залында сайлаучыларның муниципаль дәрәҗәдә депутатлыкка кандидатлар белән соңгы, йомгаклау очрашуы булды. Праймеризны алып баручы Лаеш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев билгеләп үткәнчә, "Бердәм Россия" партиясе генә кандидатларны шулай ачыктан-ачык сайлый. Чыгыш ясаучылар - район башлыгы Михаил Афанасьев, янгынга каршы федераль хезмәтнең...

Узган атнада Лаешның балалар сәнгать мәктәбе актлар залында сайлаучыларның муниципаль дәрәҗәдә депутатлыкка кандидатлар белән соңгы, йомгаклау очрашуы булды. Праймеризны алып баручы Лаеш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев билгеләп үткәнчә, "Бердәм Россия" партиясе генә кандидатларны шулай ачыктан-ачык сайлый. Чыгыш ясаучылар - район башлыгы Михаил Афанасьев, янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 118 нче янгын сүндерү часте начальнигы Александр Аникин һәм "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Александр Партнов соңгы елларда эшләгән эшләр турында сөйләделәр, район һәм республиканың киләчәктә дә динамик үсешенә ышануларын искәрттеләр. Очрашуда ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнашты.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: республикада партия эчендә алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан уңышлы үткәрелде. Бу турыда Яшел Үзән шәһәрендә праймеризда катнашучылар очрашуында чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе, төбәк сәяси советы әгъзасы Юрий Камалтынов сөйләде.

-Без мондый күләмдә партия эчендә алдан сайлауларны беренче тапкыр үткәрдек. 924 мәйданчык эшендә 12 меңнән артык кандидат һәм 37 меңләп сайлаучы катнашты. Безнең сайлаучыларның килүе мәсьәләсендә бераз шигебез бар иде, әмма бәхеткә каршы, сайлаучылар килү уртача 98% тәшкил итте, - дип ышандырырлык саннар китерде Юрий Камалтынов. Ул шулай ук "хәзерге партия эчендә алдан сайлаулар - беренче чиратта зур тәҗрибә. Кешеләрнең сайлаучы гына түгел, ә барган вакыйгаларда катнашучы да булу мөмкинлеге бар иде" дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево