Кама ягы
  • Рус Тат
  • Йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавыннан сакланыгыз

    Без еш кына үз авыруларыбызга игътибар бирмибез. Монда чәнчи ди, тегендә сызлый, ди - шуннан ни. Инде бөтенләй китереп кыскач вакытында табибларга күренмәгән өчен үзебезне әрли башлыйбыз. Ә авыру йөрәк кичектергәнне яратмый. Аның авыруларын "аннан соң"га калдырмыйча дәваларга кирәк. Шулай булмаганда бер күңелсез мизгелдә ул туктап калырга мөмкин… Йөрәк эшчәнлеге...

    Без еш кына үз авыруларыбызга игътибар бирмибез. Монда чәнчи ди, тегендә сызлый, ди - шуннан ни. Инде бөтенләй китереп кыскач вакытында табибларга күренмәгән өчен үзебезне әрли башлыйбыз.

    Ә авыру йөрәк кичектергәнне яратмый. Аның авыруларын "аннан соң"га калдырмыйча дәваларга кирәк. Шулай булмаганда бер күңелсез мизгелдә ул туктап калырга мөмкин…

    Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмау - йөрәк авыруларын дәвалап бетермәү яки дәваламау нәтиҗәсендә килеп чыга торган җитди авыру. Бу безнең "мотор"ның канны җитәрлек күләмдә кудыра алмавы, аның нәтиҗәсендә органнар һәм тукымалар кислородка һәм тукландыручы матдәләргә кытлык кичерәләр.

    -Дәваланмаганда кинәт үлем куркынычы биш тапкырга арта, - дип кисәтә Лаеш районы хастаханәсе баш табибы урынбасары Вәсилә Бутузова. - Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмау 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә еш очрый, әмма яшьләрдә дә үзен күрсәтергә мөмкин. Әлеге авыру билгеләрен таный белергә һәм үз вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Вәсилә Нурулловна сүзләре буенча, йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы кискен арту тын кысылу, гыжылдап сулыш алу, йөрәк тибеше ешаю, иреннәрнең зәңгәрлеге, куллар һәм аяклар туңуда чагыла.

    -Мондый очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга, авыруны ярымяткырырга, аңа саф һава тәэмин итәргә кирәк һәм нинди генә очракта да аны табиблар килгәнче берүзен калдырырга ярамый, - дип киңәш бирә Вәсилә Бутузова.

    Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча киңәшләр бик гади булып тоела. Әмма моныц үзенең фәнни нигезләнгән аңлатмасы бар.

    -Тән авырлыгын контрольдә тотарга кирәк, чөнки аның артуы йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмау нәтиҗәсендә сыеклык тоткарлану нәтиҗәсе булырга мөмкин. Тән авырлыгы 3 көн эчендә 2 килограммнан күбрәккә артканда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    -Сыеклык куллануны 1,2-2 литрга кадәр киметү, шул ук вакытта күп тоз кулланудан тыелу зарур.

    -Алкоголь куллану артериаль кан басымы күтәрелүгә китерергә һәм аритмия килеп чыгу куркынычын арттырырга мөмкин.

    -Пациентларга тәмәке тартудан тулысынча баш тартырга тәкъдим ителә. Тәмәке тартудан туктау һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычының һәм үлем очракларының кимүе арасында турыдан-туры элемтә бар.

    -Табиб контроле астында дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнү хастаханәдә яту ешлыгын киметә, физик авырлыкларга чыдамлыкны яхшырта.

    Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмауның билгеләре:

    -аз гына физик эшчәнлектән дә яки тыныч халәттә дә тын кысылу

    -организмда сыеклык тоткарлану

    -аяклар шешенү

    -бавыр тирәсендә авырту яки авырлык сизелү.

    Сезнең сәламәт буласыгыз киләме? Шулай икән үз организмыгызга хәлсезлеге белән көрәшергә ярдәм итегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: