Кама ягы
  • Рус Тат
  • Юл хезмәткәрләрендә кызу чор

    Атна башыннан Лаешта чокырларны ремонтлау башланды. Беренче ике көндә машина йөртүчеләр юл капламындагы чокырларны әйләнеп узып уңайсызлыклар тойдылар. Әмма хәзер күпчелек чокырлар һәм канаулар ямалган. Декабристлар, Ленин урамнарында һәм башка проблемалы җирләрдә юллар үзгәрде. Татавтодорның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча Лаеш районында муниципалитет эчендәге һәм төбәк юлларында чокырларны ремонтлауга акча республика...

    Атна башыннан Лаешта чокырларны ремонтлау башланды.

    Беренче ике көндә машина йөртүчеләр юл капламындагы чокырларны әйләнеп узып уңайсызлыклар тойдылар. Әмма хәзер күпчелек чокырлар һәм канаулар ямалган. Декабристлар, Ленин урамнарында һәм башка проблемалы җирләрдә юллар үзгәрде. Татавтодорның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча Лаеш районында муниципалитет эчендәге һәм төбәк юлларында чокырларны ремонтлауга акча республика бюджетыннан бүленәчәк. Моннан тыш юлларны төзекләндерү һәм ремонтлауга гражданнарның үзара салымы акчалары да тотылачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: