Кама ягы
  • Рус Тат
  • ЗАГС бүлеге хәбәр итә

    2016 елның беренче яртысында районда 148 бала туган. Әмма кәбисә ел үз төзәтмәләрен кертә һәм халык санын җайга сала. Соңгы алты ай дәвамында 221 кеше вафат булган. Ә никахлар һәм аерылышулар саны тигезләнгән - 46 пар аерылышкан һәм шуның кадәре үк туй үткәргән. Иң яшь кәләшкә 18 тулган, кияүгә -...

    2016 елның беренче яртысында районда 148 бала туган. Әмма кәбисә ел үз төзәтмәләрен кертә һәм халык санын җайга сала. Соңгы алты ай дәвамында 221 кеше вафат булган. Ә никахлар һәм аерылышулар саны тигезләнгән - 46 пар аерылышкан һәм шуның кадәре үк туй үткәргән. Иң яшь кәләшкә 18 тулган, кияүгә - 20 яшь. Иң өлкән кияүгә 62 яшь, ә кәләше аннан бер яшькә яшьрәк. 12 пар үзләренең уртак тормышларының юбилейларын үткәргән.

    Әти-әниләр балаларына сирәк исемнәр кушуларын дәвам итә: малайларга - Кемаль, Абар, Илмар; кызларга - Ойдина, Нургөл, Айлин.

    Түбәндәге исемнәр популяр: малайлар - Тимур, Әмир, Кирилл, Егор, Арсений; кызлар - Александра, Екатерина, Ева, Виктория.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: