Кама ягы
  • Рус Тат
  • Тимерче уты белән чыныккан

    Элекке заманнарда һәр авылда тимерче учагы, чүкеч һәм башка кыскычлар булган. Хәзер нано- һәм башка технологияләр гасырында эшләгән тимерче алачыгы - сирәк күренеш. Татарстанда тимерче алачыкларын Казанда, Чаллыда, Матюшинода һәм февральдән Лаешта да күрергә була.

    Денис Кривоносов белеме буенча Первоуральск тимерчесе һәм туган урыны буенча лаешлы, аның алты елдан соң туган ягына кайтуына очраклылык сәбәп була. 2005 елда ул эш эзләп әбисе янына Первоуральскка китә. Анда белдерү буенча төрле эшләр башкаручы кирәк булган тимерче алачыгына керә. Килә, карый һәм шунда кала- башта өйрәнек, соңрак тимерче ярдәмчесе була. Бу эш күңеленә ошый, биш ел эчендә остага әверелә. Чүкеп ясалган роза тимерче осталыгының югары билгесе булып тора. Ул аны бер йөзне генә ясамаган. Первоуральск тимерче остаханәсенең асимметриясе, табигый юнәлешләре, натурализмы ноу-хау булып тора. Денис Екатеринбург, Санкт-Петербург, Лондон... күргәзмәләрендә бүләккә лаек булган күмәк эшләр булдыруда да катнаша. Осталык серләренә төшенә барган саен җиңел булмаган бу һөнәргә ныграк тартыла.

    2011 елда ул Лаешка әнисе янына кайта. "Денис Кривоносов белән очрашканчы берничә көн элек район башлыгы Михаил Афанасьев Лаешта тимерче алачыгы булмауны әйтеп үтте, - дип искә төшерә аның дусты, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Денис Суханов. - Көтмәгәндә тимерче белән очраштым". Михаил Павлович яшь белгечне хуплый. "Башлык ярдәменнән башка тимерче алачыгы булмас иде, ә мин яңадан Уралга китәр идем", - ди Д. Кривоносов. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов, "Лаеш" МУП директоры Сергей Сюнин, икътисад бүлеге начальнигы Виктор Тябин ярдәм күрсәтәләр.

    Берничә ай инде элекке 113 нче ПУ биналарының берсендә әзерлек эшләре бара, кыйммәтле җиһазлар да сатып алалар: чүкеч, ике тимерче учагы, слесарь инструментлары. "Технопаркны үстерү" программасы буенча киләчәктә бар бинага капремонт ясалачак. Хәзерге вакытта түбә алыштырыла, аннан соң фасад ремонтланачак, коммуникацияләр һәм электрүткәргечләр алыштырылачак.

    Тимерче остаханәсендә зур булмаган коллектив тупланган, алар "Кладиво З Д "ЧҖҖ. Кладиво - чүкечнең борынгы исеме, чүкеч белән тимерче сандалына суккан кебек яңгырый. Өч Д-бу өч Денис: Кривоносов, Суханов һәм Судаков. "Тагын өч Е бар әле, - дип шаярта Кривоносов, бу КХТИ студенты Егор Евгеньевич Естафьев, ул чүкеп ясау белән кызыксына, өендә тимерче алачыгына охшатып почмак ясаган". Лаешта тимерче алачыгы барлыкка килүен белгәч студент бер тимерне чүкеп бирүләрен үтенә. Шуннан бирле ул коллектив әгъзасы. "Бер тапкыр кызган металл белән эшләгән кеше, аның белән очрашу көтәчәк", - дип исәпли Денис. Гади кызыксыну да тимерче алачыгына китерә. 113 нче ПУның элекке укытучысы Александр Храмов, әфганчы Сергей Косырев, элекке хәрби хезмәткәр Василий Коляжов остаханәгә еш киләләр.

    Бу эштә тапкырлык һәм иҗат кирәк. Һәр кеше гади тимерче була ала, ә менә тимерче-рәссам булу күпкә катлаулы. Тимерче алачыгының эшли башлавына вакыт аз үтсә дә, аның әйберләре район һәм республика күргәзмәләрендә катнашты инде. Лаеш тимерчесе ясаган әйберләрне башлык Михаил Афанасьев, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР премьер-министры Илдар Халиков, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар кызыксынып карады.

    Тимерче һөнәрен сайлаучылар аз. Бу зур көч һәм тырышлык таләп иткән хезмәт. Бер детальне эшләгәндә дә 20 дән-300 гә кадәр операция ясау кирәк. Бер үк тимерне күп тапкырлар кыздырырга туры килә. Хезмәт күп көч таләп иткәнгә әйберләрнең бәяләре дә югары. Шулай булса да заказлар бар. Чүкеп эшләнгән әйберләр интерьер бизәгәндә дә, фасадны матурлаганда да кулланыла, ландшафт дизайнында - коеп ясалган күперләр, рәшәткәләр, эскәмияләр, беседкалар һәм башкалар. Бу фундаменталь әйберләр дистә елларга исәпләнгән. Заказларны гүзәллек кадерен белүчеләр бирә. Күптән түгел Аксубай балалар сәнгать мәктәбе өчен ике композиция ясыйлар, аның төп геройлары - урам артистлары, Бремен музыкантларына охшаган әкият геройлары. Сүз уңаеннан, бу Аксубайдан икенче заказ инде: март аенда анда дүрт метрдан озын, театр символлары булган битлекләр белән бизәлгән стенд-афиша озатылган. Лаешта тимерче эшләрен әлегә Лаеш китапханәсендә генә күрергә була, анда чүкеп ясалган декор элементлары булган ишек пәйда булды.

    Якташлары да кызыксына, әмма "килдем - күрдем" дәрәҗәсендә генә. Әлегә лаешлылар заказы юк диярлек. Әмма Кривоносов Лаешка артык исәп тотмый: "Бездә бәяләр шәһәрдәгедән түбән, чөнки тимерче алачыгы тоту арзанга төшә. Без төбәк дәрәҗәгә чыгарга ниятлибез, киләчәктә үз сайтыбызны ачачакбыз".

    Оста һәрчак эзләнүдә, ул үзен еш кына рәссам ди, чөнки тимерче һөнәре технологияне белүне генә таләп итми: "Ничек эшлисен техник яктан уйламыйсың, нинди механизм куллану турында уйланмыйсың - куллар үзләре эшли. Ә менә бизәк уйлау, аны күз алдында тоту-күпкә кыен". Аллаһ аңа рәссам, шагыйрь, чын мәгънәсендә һөнәрчелек таланты биргән.

    Денис Кривоносов - иҗади, тимерче учагы утында чыныккан кеше. Тимерче алачыгының әлегә үз йөзе юк, әмма аның барысы алда әле.

    МанифЕст кузнецов

    Ремесло из далеких времен,

    Кузнецами воспетое звонко.

    То подспорье великих людей,

    Что ковали наследье потомкам.

    Несгибаемой воли сердца,

    Дети Бога огня, внуки пламя.

    Мы поныне, отнюдь не шутя,

    Гордым шагом несем это знамя.

    Денис Кривоносов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: