Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аның характерын сугыш чыныктырган

    -Минем әнием Евгения Захаровна Евдокимовага күптән түгел 84 яшь тулды. Аның язмышы җиңел булмый. Әмма барысы турында да тәртибе белән, - әнисе турында сөйләвен Любовь Воронкина шулай дип башлады.

    -Әнием Орел өлкәсе Моговка авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш башланганда аңа 12 яшь була. Әтисе һәм абыйсы партизанлыкка китәләр. Ә алар авылын фашистлар басып ала. Ул яшәгән йортка немецлар урнаша. Радио да, почта да эшләми, кешеләр фронттан соңгы хәбәрләрне телдән телгә тапшыралар. Әнием безнең гаскәрләрнең һәр җиңүенә ничек куанганнарын еш искә ала. Бервакыт ул немец табибы урнашкан дус кызлары йортына "Ура! Без җиңдек!" дип кычкырып (бу Мәскәү астындагы бәрелеш була) килеп керә. Аның шатлануына немец рус телен вата-җимерә: "Безнең Гитлер Россиягә каршы сугыш башлап ялгышты. Рус солдатын җиңү мөмкин түгел", - дип җавап бирә. Бу һәркайсы өчен көтелмәгән хәл була.

    Оккупация вакытында үсмер кызга башка авылдашлары белән берничә тапкыр урманга китәргә дә туры килә. Әмма берсендә немецлардан кача алмыйлар. Авылның бер кешесе алар качкан урынны күрсәтә. Немецлар алар артыннан автоматлар һәм дубинкалар белән атларда киләләр. Бу вакытта балалар үзләре генә була (хатын-кызлар сыер саварга китә). Женя белән аның ике сеңлесе һәм күрү сәләте буенча инвалид энесе була. Кычкырып һәм елап алар басу буйлап кача башлыйлар, ләкин немецлар аларны куып җитә. Иң кече сеңелләре ычкына һәм әнисе киткән якка таба йөгерә. Хатын-кызлар, әлбәттә, урманнан чыгалар һәм әсирлеккә эләгәләр.

    Чигенгәндә фашистлар авылны яндыра, басулардагы икмәкне юкка чыгара, ә коелардагы суны тиф белән зарарлый. Әсирлеккә алынганнарны челләдә дә, яңгырда да көннәр дәвамында куалар. Бары тик төнлә генә ял бирәләр. Бернинди азык-төлек булмый. Күпләр мондый газапларга түзә алмыйлар. Женя үз якыннары өчен азык табучы була. Авыллар яныннан үткәндә кешеләрдән хәер сораша. Бервакыт ул бер немецның икмәк төягәнен күрә: аны Германиядән китерәләр. "Һәр кирпеч икмәк пөхтә итеп целлофанга төрелгән. Ул яхшыларын сайлап ала, ә изелгәннәрен кырыйга куеп бара. Шулчак мин бар кыюлыгымны җыеп аннан икмәк сорадым. Немец күрәсең үз балаларын исенә төшерде һәм миңа ипине кызганмады. Көч-хәл белән алып барып җиткердем. Хәлсезләнгән әниемне һәм бар балаларны туйганчы ипи белән сыйлый алуыма бик шатландым", - дип сөйли Евгения Захаровна.

    Белоруссия җирләрен узганда фашистлар авылларны яндыра. Бетмәс-төкәнмәс кешеләр ташкыны өстеннән еш кына Кызыл армия самолетлары очып үтә. Әлбәттә, алар бомбага тотмыйлар, әмма фашистлар һәрчак, үз гомерләре өчен куркып, картлар, хатын-кызлар һәм балалар артына яшеренәләр. Ул чакта барыннан да бигрәк ыгы-зыгыда бер-берсен югалтудан куркалар. Югалучылар төнге ял вакытында бер-берсен эзли.

    Женя гаиләсендә иң кечеләре өчен куркалар, чөнки ул начар күрә. Шулай итеп көн артыннан көн үтә. Бу газапларның чиге булмас кебек тоела. Аннан соң әсирләрне озак вакыт чәнечкеле чыбык артында тоталар.

    -Әмма әсирләрне Польшадагы, кешеләрне мичтә яга торган куркыныч лагерьга алып барып җиткерә алмыйлар. Совет гаскәрләре аларны кара көздә азат итә.

    Өйләренә кире кайткач, подвалда яшәргә туры килә. Туган йорт урынында балаларны куркытучы күмер өеме генә була. Барысы да тиф белән авырый башлый. Ачлыктан һәм авырулардан кешеләр гаиләләре белән үләләр. Женя гаиләсе дә кече сеңелләрен җирли. Һәм шул чакта, авырудан терелеп аякка баскач, Женя колхозга эшкә чыга. Җимерелгән хуҗалыкны торгызырга кирәк була. Сугыш әле дәвам итә, ә армиягә икмәк кирәк.

    Сугыш Евгения Захаровнаның балачагын тартып ала. Әмма бәхеткә өметтән мәхрүм итми. Сугыш беткәннән соң ул үзенең мәхәббәтен очрата. Безнең якташыбызга кияүгә чыга һәм даими яшәү өчен Лаешка күчеп килә, монда яшь гаиләнең ике кызы туа. Бүген Евгения Захаровнаның инде оныкчыклары бар. Башта ул колхозда эшли, аннан соң тегүче һәм җыештыручы була. Аның эш стажы 40 елга якын.

    -Безнең әни үзе хыялланган һөнәрне ала алмавына үкенә. Мөгаен, аннан яхшы җитәкче яки укытучы чыгар иде. Ул бүген дә безнең гаиләдә баш кеше, аны барыбыз да хөрмәт итәбез. Без аның һәр сүзенә колак салабыз. Характерын сугыш чыныктырган әниебез начар киңәш бирмәс. Озын гомер сиңа, кадерлебез! Якынлашып килүче Җиңү көне белән! - Любовь Анатольевна сүзләренә бу хатын-кызны белүче һәркем кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: