Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Монда миңа барысы якын...”

    Емельяново авылында яшәүче Анна Семенова безнең газета белән 1973 елдан хезмәттәшлек итә. Газета төпләмәсе алып бара, кайбер материалларны кисеп ала, "шактый күп материал тупланды", - дип хәбәр итә ул. "КН"-"КЯ" конкурсларында күп тапкырлар катнаша һәм һәрчак җиңүчеләр арасында була. Үзенең кече ватанын Анна Федоровна бик тә ярата һәм "Емельяново проблемалары"...

    Емельяновога XVIII гасыр урталарында нигез салына. Кешеләр килеп урнашканчы монда урман була. Авыл бормалы Брыска елгасының шомырт үскән ике ярына урнаша. Ул чәчәк атканда тирә-якка хуш ис тарала. Авыл киң басулар уртасындагы уртауны хәтерләтә. Бу җир биләүчеләр утарлары урнашкан байлар авылы, бик матур агач һәм таш биналар күп була. Үз пекарнялары, зур дүрт бакчалары була. 1784 елда кенәз Константин Никитич Кропоткин акчаларына "Знамение" тәңре анасы иконасы хөрмәтенә чиркәү төзелә. Чиркәү рәшәткәсе янында бертуган Панаевлар: Николай, Александр, Петр; С.Ф.Сумарокова һәм А.Ф.Рындовский каберләрендә һәйкәлләр була.

    * * *

    1929 елда авылда аның беренче рәисе Андрей Осипович Прохоров җитәкчелегендә "Память Ленина" колхозы оеша. Ул бу урында үзен яхшы хуҗалык алып баручы итеп күрсәтә, шуңа күрә аны район үзәгенә күчерәләр. Совет хакимиятенең беренче елларында Емельновода уку йорты ачыла. Авыл халкы монда газеталар укый, өйдә уку өчен китаплар ала, клубта кинофильмнар күрсәтәләр. Авылда тормыш кайный. Иртәдән кичкә кадәр эшлиләр, эш күп була, чөнки барысы кулдан башкарыла. Колхозның басулары зур, терлекләре күп була. Сыерлар, бозаулар, дуңгызлар, тавык, атлар асрыйлар. Бөек Ватан сугышы башлангач авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Кыен була, әмма бирешмиләр: колхоз терлекләрен дә саклыйлар, басуларда бер бөртекне дә калдырмыйлар. 1957 елда колхоз "25 Октябрь исемендәге" совхоз составына керә. Эшчеләр акча ала башлыйлар, тракторлар, комбайннар, автомашиналар һәм башка авыл хуҗалыгы инвентарьлары саны арта. Безнең авылда тегермән, тимерчелек, янгын сүндерүчеләр, ындыр табагы, яшелчә бакчасы була. 1963 елда Емельяновога электрүткәргеч сузалар. Авыл халкы өчен бу зур шатлык була: лампага керосин саласы, күмер үтүге кыздырасы юк. Аннан соң эреләндерү була - тирә-яктагы авылларны бер итәләр. Шул сәбәпле күп кенә авыллар юкка чыга - Владимировка, Павловка, Бызиловка, Маматово, Стрюково, Пропаловка һәм башкалар. Бу авыллардан Емельяновога берәр, икешәр гаилә генә күчә, калганнары Лаешка, Казанга һәм башка урыннарга китә.

    * * *

    1965 елда "Россия" совхозы оеша, үзәге Урта Девятовода була. Ул чакта безнең авылда техника күп иде. Вакыт үтү белән кайбер объектлар юкка чыга: тимерчелек, янгын сүндерүчеләр, тегермән. Әкренләп барысын яба башлыйлар... Ә менә мәдәни тормыш Емельяновода югары дәрәҗәдә кала. Мәктәп, клуб, китапханәнең уртак көче белән төрле чаралар үткәрелә. Концертларда укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре, сыер савучылар һәм терлекчеләр, хат ташучылар, медиклар һәм башкалар катнаша. Концертлар белән башка авылларга баралар, Лаеш сәхнәсендә дә бер генә мәртәбә чыгыш ясамыйлар. Авыл халкы китапханәгә теләп йөри. Китаплар күп - балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә. Өстәлләрдә газеталар һәм журналлар төпләмәләре, клубта да һәр кеше күңеленә ошаган эш таба ала. Әмма көтмәгәндә китапханәне ябалар, халык фикерен сорап та тормыйлар, китапларны алып китәләр.

    Тарихи белешмә. 1825 елда Чирпыда (волость үзәгендә, Емельяноводан 8 км. - Ред.) әдәби түгәрәк оештырыла. Аның эшендә Лаеш шагыйрәсе Анна Андреевна Наумова һәм Емельяново җир биләүчесе, штаб-лекарь һәм коллежский асессор, шагыйрь Федор Михайлович Рындовский (1782-1839) актив катнаша, Федор Михайлович хатыны, күренекле шагыйрь-идиллик В.И.Панаевның сеңлесе Поликсена Ивановна Панаева тырышлыгы белән Россиянең танылган шагыйренә әйләнә. Ул түгәрәк эшендә актив катнаша һәм аның йолдызы була. Ә түгәрәкне Д.И.Завалишин һәм бертуган Иванеевлар (Екатериновка авылыннан) оештыра ("Камская новь" газетасының 1984 ел 3 июль саны мәкаләсеннән. "Лаеш өязе әдәби түгәрәге", автор Я.Гайдукевич).

    12 ел элек Емельяново клубын да ябалар. Яныннан үткәндә йөрәк әрни! Таш бина, төзисе түгел: тәрәзәләр, идән, ишекләрне ремонтлыйсы, стеналарны тәртипкә китерәсе һәм җылы үткәрәсе генә... Авылда клубсыз нишләргә? Яшьләргә буш өйләрдән кала җыелыр урын юк. Анда алар нәрсәгә өйрәнәләр?

    * * *

    Безнең авылдан Емельяновоны таныткан күренекле кешеләр чыккан һәм без, авылдашлар, алар белән горурланабыз. Болар шагыйрьләр Федор Михайлович Рындовский, Владимир Иванович Панаев, генерал-лейтенант Иван Никифорович Кирюшин, полковник Иван Прокопьевич Вакатов, Советлар Союзы Герое Александр Терентьевич Сергеев, галим Борис Иванович Ларионов - техник фәннәр кандидаты, прибор төзелеше өлкәсендә СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Күптән түгел без Емельяновода туган соңрак дин әһеле булган тагын бер күренекле кеше турында белдек. Ул Михайлов Сергей Иванович - архимандрит Серапион.

    Әйе, үз вакытында өйләргә газ, электр, суүткәргеч керде. Әмма безнең гүзәл елгабыз Брыска үлеп бара. Ярларын тал басты, елгада тездән ләм. Элек су төбендә ком, ташлар һәм кабыкчыклар күренә, кыслалар күп иде, ә хәзер су караңгы төстә һәм кайбер урыннарда елгага килеп тә булмый. Буш өйләре күп булган авылны чүп үлән баса. Элек терлекләр күп булды, кич көтү кайткач сыерлар, сарыклар урамдагы чирәмне чемченәләр иде. Безнең авылда кибет юк, ләкин иписез тормыйбыз. Атнага ике тапкыр район үзәгеннән ипи алып киләләр (Лаеш ипие бик тәмле, аны пешерүчеләргә һәм "ипи" машинасын йөртүчеләргә рәхмәт). Атнага бер мәртәбә ашамлыклар белән автолавка килә (сатучы Наталья Шәмсетдинова - хөрмәтле кеше, аңа бар кеше исеменнән рәхмәт). Хәзер авылдан күпергә кадәр асфальт юл. Хакимият Емельяново уртасындагы гыйбадәтханәгә кадәр юл салырга ышандырды. Ышанабыз һәм көтәбез.

    * * *

    Гыйбадәтханәне яңартудан авылыбыз да җанлана башлады. Чиркәүне якынча 1937 елда ябалар. Кыңгырауларын алалар, эчендәге әйберләрне урлыйлар. Вакытлар үтү белән бормалап ясалган тимер рәшәткәләр дә юкка чыга, кабер өстенә куелган 5 һәйкәлнең икесе генә кала. Ә берничә елдан таш янкорманы да сүтәләр-совхозга кирпеч кирәк була. 70 ел буе гыйбадәтханәдә ашлык склады була. Шулай да аның саклануы нинди яхшы. Мин укучыларымны һәрвакыт монда алып килдем һәм аларга 1784 елда чиркәүнең ничек төзелүе турында сөйләдем - яхшы итеп, матур итеп, күңел җылысын кушып гасырларга төзегәннәр.

    * * *

    Александр Ураков акчаларына 2007 елның августында гыйбадәтханәне төзекләндерү башланды. Юк, ул бездә тумаган. Аңа безнең гыйбадәтханә бик ошаган, ул аны бер тапкыр авылыбызга килгәч күргән һәм эш башланган. Бер үк вакытта эчен дә, тышын да яңарталар. Хәзер чиркәү ап-ак, әйтерсең кәләш, түбәсе зәңгәр, алтын качлары ялтырап тора. Авылыбыздан ерак түгел Саескан тавы - Шәле федераль юлы үтә, безнең гыйбадәтханә аннан бик матур күренә. Анда гыйбадәт шимбә, якшәмбе көнне һәм православие бәйрәмнәрендә була. Нектарий атакай һәм ярдәмчеләр Казаннан килә. Әлбәттә, күп нәрсәләр эшләргә кирәк әле, бәлки иганәчеләр табылыр, ярдәм итәрләр...

    * * *

    Емельяновоның әйләнә -тирәсе матур. Һәр якка киң басулар сузылган. Янәшәдә генә урман, болыннар күп. Киләчәктә дә монда кешеләр яшәвен һәм эшләүләрен телибез. Күп балалы ике гаилә эш булмагач авылдан китте. Нәрсә генә булмасын, мин үземнең туган авылымны яратам. Мин монда тудым, эшләдем һәм моннан беркая да китмим. Мондагы һәрнәрсә якын һәм газиз, искиткеч таңнар, баллы үләннәр һәм карлар, яшеллек... Боларның барысы онытылмаслык һәм еш кына болар ниндидер сәбәп буенча авылдан күчеп киткән, күңеле белән авылныкы булып калган кешеләр хәтерендә яки төшләрендә алар җанланадыр дип уйлыйм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: