Кама ягы
  • Рус Тат
  • Үзенчәлекле доктор

    Ветеринария табибы - авылда һәркем белә торган кеше. Югары класслы белгеч Рафаэль Вәлиевны һәрчак өмет белән каршылыйлар: иң катлаулы хәлдә дә аның бердәнбер дөрес юлны табасын беләләр. Рафаэль Вәлиев 1950 елда ТАССРның Әлки районында күп балалы гаиләдә туа. Аның әти-әнисе "Актай" совхозында эшли. Ә аңа, өлкән бала буларак, йорт хайваннарын...

    Ветеринария табибы - авылда һәркем белә торган кеше. Югары класслы белгеч Рафаэль Вәлиевны һәрчак өмет белән каршылыйлар: иң катлаулы хәлдә дә аның бердәнбер дөрес юлны табасын беләләр.

    Рафаэль Вәлиев 1950 елда ТАССРның Әлки районында күп балалы гаиләдә туа. Аның әти-әнисе "Актай" совхозында эшли. Ә аңа, өлкән бала буларак, йорт хайваннарын карауны ышанып тапшыралар. Сыерлар, бозаулар, сарыклар, кәҗәләр - барысын да ашатырга, эчертергә кирәк. Вак-төяк җәрәхәтләр булганда аларга ярдәм күрсәтергә. Кайчак шулай да була: хайваннар җитди авырыйлар һәм үләләр, ул чакта малай үзенең ярдәм итә алмавыннан елар хәлгә җитә. Һөнәр сайлаганда бу хәлиткеч фактор булып тора.

    -Ветеринар булам, - дип хәл итә егет һәм Буа ветеринария техникумына укырга керә.

    Аны тәмамлагач, 1969 елның февралендә аны Әлки районы "Спутник" совхозының үзәк бүлегенә веттехник итеп эшкә алалар. 3000 нән артык дуңгызга, 2000 баштан артык мөгезле эре терлеккә, шул исәптән 750 савым сыерга хезмәт күрсәтергә туры килә.

    -Эш көне иртәнге дүрттә башлана иде, - дип искә ала Рафаэль Насыйхович. - Мин көн саен терлекчелек фермаларын йөреп чыгам, терлекләрне карый идем. Эпизоотикага каршы чаралар үткәрдем: мөгезле эре терлекләрне планлы төстә бруцеллезга, лейкоз, туберкулезга тикшердем һәм профилактик прививкалар ясадым.

    Яшь белгечкә бозаулар һәм дуңгыз балаларын профилактикалау, дәвалау һәм саклау буенча мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Тәҗрибә, белем җитеп бетми, әмма янәшәдә һәрчак ветеринария табибы Әнвәр Ситдыйков һәм тәҗрибәле ветфельдшер Василий Емелин була. Алар Рафаэльгә киңәшләре белән ярдәм итәләр.

    -Мин үземә белем җитмәгәнен аңлый идем. Даими төстә махсус әдәбият укыдым, ай саен чыга торган "Ветеринария" журналын алдырдым, аларда төрле сорауларга җавап табарга була иде.

    Әмма Рафаэль Вәлиевка бу да аз тоела, ул 1973 елда Казанның Ленин орденлы Н.Э.Бауман исемендәге ветеринария институтына укырга керә. Вузга якынрак булу өчен Лаеш районына күчә. 1975 елның мартында аны "Маяк" колхозына баш ветеринария табибы итеп эшкә алалар.

    Үзенең булачак хатыны белән Әлки районында ук таныша. Аны веттабиб буларак өйгә чакыралар - Гатиннарның сыерлары авырып китә. Анда ул бер кызны күрә. Кыз веттабиб күрсәтмәләренә ияреп авыру хайванны карарга булыша. Яшьләр бер-берсен ошаталар, аннан соң өйләнешәләр. Гаилә төзиләр, балалар үстерәләр. Намус белән хезмәт куялар.

    -Чикләр ачылганнан соң Россиягә токымлы сыерлар алып кайта башладылар. Ә алар белән бергә без беркайчан очратмаган авырулар да керде, - дип искә ала Рафаэль Вәлиев. - Аларның кайберләренең билгеләре салкын тиюгә охшаган. Шуңа күрә әле үпкәләрне, әле бронхларны дәваладык. Ә хайваннар үлде дә үлде. Үлемнәрне еш кына яшердек, мәҗбүри юк итү дип яздык. Ике еллап вакыт үткәч кенә фәнни-тикшеренү ветеринария институты белгечләре авыру кузгатучыны ачыклый, төгәл билгеләрен тасвирлый һәм вакцина таба алдылар. Без аны үз хужалыгыбызда кулланып карадык, нәтиҗәсе уңай булып чыкты.

    Рафаэль Насыйх улының шәхси архивында мактау грамоталары, В.И.Ленинның 100 еллыгына юбилей медале саклана. Әмма иң зур бүләк - кешеләрдәге яхшы хәтер. Ул инде лаеклы ялда, әмма районның дәүләт ветберләшмәсендә эшләвен дәвам итә. Тирән белемле, квалификациясен даими күтәрә, җаваплы, проблемаларны чишүгә үзенчә якын килә һәм тирә-ягындагыларга ихтирамлы мөнәсәбәттә - авылдашлары Рафаэль Вәлиевны шундый итеп беләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: