Кама ягы
  • Рус Тат
  • Зоя Ивановна Шабрамова истәлегенә

    11 февраль көнне 85 яшендә озакка сузылган каты авырудан соң Зоя Ивановна Шабрамова вафат булды. Аның Лаеш районындагы хезмәт эшчәнлеге Дәүләт статистикасы органнары белән бәйле. Ул анда 20 ел эшләде: инспектордан мәгълүмати-исәпләү станциясе начальнигы урынбасарына күтәрелде. Аңа җаваплылык, намуслылык, принципиальлек, эшне җиренә җиткереп башкару, төгәллек хас иде. Эштә ул дисциплина...

    11 февраль көнне 85 яшендә озакка сузылган каты авырудан соң Зоя Ивановна Шабрамова вафат булды.

    Аның Лаеш районындагы хезмәт эшчәнлеге Дәүләт статистикасы органнары белән бәйле. Ул анда 20 ел эшләде: инспектордан мәгълүмати-исәпләү станциясе начальнигы урынбасарына күтәрелде.

    Аңа җаваплылык, намуслылык, принципиальлек, эшне җиренә җиткереп башкару, төгәллек хас иде. Эштә ул дисциплина саклады һәм шуңа ярашлы төстә хезмәттәшләреннән һәм хисап бирүче оешмалардан отчетны вакытында һәм дөрес бирүләрен таләп итте.

    Зоя Ивановна үз белемнәрен һәм туплаган тәҗрибәсен статистика һәм исәп өлкәсе хезмәткәрләренең бер генә буынына бирмәде. Аның йөзендә без һәрчак киң күңелле остаз һәм теләсә нинди хәлне ачыклауда ярдәмгә килергә әзер хезмәттәш күрдек.

    Ул ире белән безнең шәһәргә лаеклы һәм хөрмәтле гражданнар - малай һәм кыз тәрбияләп үстерде.

    Зоя Ивановнаның хезмәт эшчәнлеге СССР Министрлар Советы рәхмәте; ТАССР Статистика идарәсе һәм дәүләт учреждениеләре профсоюз райкомы Мактау грамоталары белән лаеклы билгеләнде. Ул "Хезмәт ветеран" исеменә лаек булды.

    Искиткеч кеше турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

    Коллегалары, дуслары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: