Кама ягы
  • Рус Тат
  • Дания Сибатованың йолдызлы сәгате

    Лаешта яшәүче Дания Сибатова үзенең "Салават күпере балкышы" дигән иҗат күргәзмәсен билгеләп үтелгән Әниләр көненә һәм мәдәният йорты "Диетон" клубының 10 еллыгына багышлады.

    Дания Галимулловнаның әни һәм әби булуын Лаешта күпләр белә, аның уңышлы эшләгән ике кызы һәм өч оныгы бар. Шәһәрдә хөрмәт яулаган ханымның иҗади шәхес булуы күп кенә танышлары өчен ачыш булды. Хезмәт ветераны озак еллар буе чигү һәм бәйләү белән үзе өчен генә шөгыльләнгән, лаешлылар арасында зур уңыш казанган күргәзмә оештыру турында хыялланмаган да. Үз эшләрен күрсәтү фикерен аңа район мәдәният йорты хезмәткәре Зөһрә Лезина әйтә, ә кул эшләре күп: инәләр, бәйләү инәләре ярдәмендә барлыкка килгән 50дән артык эксклюзив әйбер. Менә останың йолдызлы сәгате суга. Аның бар күңелен биреп эшләгән эшләренә күргәзмәгә килүчеләр лаеклы бәя бирделәр. Автор өчен үзенең барлык шатлыклары һәм борчулары белән тормыш үзе илһам чыганагы булып тора.

    Тантана гаепчесен дуслары, иҗат клублары әгъзалары чын күңелдән котладылар. Килүчеләр өчен күргәзмә оештырылган район мәдәният йортының икенче катында авторның осталыгын танып рәхмәт йөзеннән бәйрәм концерты булды. "Вдохновение", "Берегиня" вокаль ансамбльләре, Елена Карандина, Надежда Генералова, Анна Ильина Дания Галимулловна өчен үзләренең иң яхшы җырларын башкардылар, ә үзешчән артистлар "Яңача шалкан әкияте" мини-спектакле күрсәттеләр.

    Шикәр авыруы белән авыручылар өчен махсус оештырылган "Диетон" клубына Дания Галимулловна беренче көненнән үк йөри. Әбинең оныгы белән буш вакыты күп булмаса да, район мәдәният йортына рәхәтләнеп килә. Дуслары һәм "авыру буенча коллегалары" белән очрашулар аның өчен һәрчак бәйрәм кебек. Чираттагы күргәзмә шуны раслый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: