Кама ягы
  • Рус Тат
  • Район педагоглары осталык сәгате үткәрделәр

    Лаеш шәһәрендә “Ел укытучысы – 2022” республика бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде.

    Автор фотосы

    Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе Лаеш районы авыл укытучыларын ачык йөз белән каршылады.

    Сайлап алу этабының йомгаклау көнендә 19 укытучы профиль фәннәр буенча осталык сәгате үткәрде. Абруйлы жюри педагогларның 15 минутлык чыгыш-тәкъдирләрен катгый бәяләде. Музыка һәм логик фикерләү буенча осталык сәгатьләре арасында Лаешның 2нче мәктәбе укытучысы Анна Савельева математика һәм информатика буенча кызыклы материал тәкъдим итте. Аның “Математика уен  буларак” методикасы нигезендә цифрларны рандом (очраклы – ред. искәрмәсе) сайлау бар, ул дәрестә җавап бирәчәк төгәл укучыларны күздә тота.

    -Әгәр укытучы укучыдан сораса, ул җавап биргәч тынычлана һәм дәрестә игътибары кими, - дип ачыклык кертте укытучы. – Компьютерның очраклы сайлавы бер үк санны (шартлы укучы) берничә мәртәбә күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә мәктәп баласына җаваплар барышын күзәтергә һәм яңадан тактага чакырганда югалып калмау өчен дәрестә тулы көчкә эшләргә туры килә.

    Анна Владимировна ике урынлы 11 һәм 15 саннарын тапкырлауны тиз үтәү формуласын күрсәтте. 11гә тапкырлаганда тапкырлана торган цифрлар арасына аларның суммасын кую җитә: 54х11=5(5+4)4=594.

    Математика дәресләрендә барыбызга таныш “крестики-нолики” уенын файдалану тагын бер яхшы киңәш булды, монда укытучы укучыларга каршы уйный яисә сыйныф ике командага бүленә. 9 шакмаклы таблицаның һәр тәрәзәсенә укытучы мисаллар яза. Өстәвенә, җавап дөрес булганда гына тәрәзәгә крестик яки нолик куеп була. Дөрес булмаганда – көндәш билгесе языла.

    Шушы ук таблицаны сыйныфтан тыш чараларда викторина итеп тә кулланырга була, монда да крестиклар һәм ноликлар җавап дөрес булганда гына куела. Җиңү көчле кулында була.

    Унбиш минутлык тәкъдир итү килгән укытучыларның математик чикләрен киңәйтү мөмкинлеге бирде һәм педагогларга булган фактлардан яңа белемнәр алуда ярдәм итте.

     

    Бөтенроссия “Россия ел укытучысы” конкурсының ТР муниципаль этабында җиңүчеләр:

    “Ел укытучысы” номинациясендә:

    1 урын – Лариса Ефимова, Усады прогимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы; 2 урын – Ольга Малкова, Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы; 3 урын – Анна Савельева, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе математика укытучысы.

    “Педагогик дебют” номинациясендә:

    1 урын – Гөлназ Галиева, Усадының “Сәламәт буын” күппрофильле лицее башлангыч сыйныфлар укытучысы; 2 урын – Лилия Миляшова, Урта Девятово мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы; 3 урын – Юрий Титов, А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: