Кама ягы
  • Рус Тат
  • Тату сыйныф сере нәрсәдә

    ​​​​​​​“Тату сыйныф сере нәрсәдә?” дигән сорауга шул исемдәге республика бәйгесендә катнашучылар беренче ел гына җавап бирмиләр.

    Аны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы бишенче ел үткәрә инде. Ул гаилә һәм мәктәпнең үзара эшләү тәҗрибәсен, иң яхшы педагогик практикаларны ачыклауга юнәлдерелгән. Билгеле булганча, лаеклы тәрбия эше укытучылар, педагоглар һәм әти-әниләр бергә эшләгәндә генә уңышлы була. Иң яхшы сыйныф хокукын яулау өчен Лаешка мәктәп, район, зона этапларында җиңгән республиканың 25 районыннан 27 тату сыйныф килде. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Айгөл Кашапова үз котлау сүзендә мондый мөһим чара үткәрү өчен  мәйданчык итеп Лаеш районының очраклы сайланмавын әйтеп китте – 4 ел эчендә ул конкурс фавориты һәм өч ел аның абсолют җиңүчесе булды. Шулай ук Айгөл Рәзиф кызы республика бәйгесендә җиңүчене көткән төп приз турында әйтте. Бу диңгез буендагы җәйге сәламәтләндерү лагерына путевка.

    Бу юлы бәйге программасы өч сынаудан торды: “Безнең күңелле тату сыйныф” визит карточкасы, “Әти-әниләр һәм балалар цифрлаштыру елында” иҗат проектын яклау һәм иҗади номер. Чыгышларны составында Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ТР мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ата-аналар республика советы рәисе Наталья Фролова, Н.А. Галләмов исемендәге республика махсус мәктәбе директоры Дмитрий Кладов, “Росток” психологик-педагогик озату республика үзәге директоры Роман Васильев, өстәмә белем бирү бүлеге начальнигы Айгөл Кашапова булган жюри бәяләде.

    Район мәдәният йорты сәхнәсендә иҗади чишелешләр, күңелле җырлар, уеннар, театральләштерелгән тамашалар белән чын шоу уйналды, аларда мәктәп балалары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар катнашты. Шунысы кызык, яшь һәм социаль статус аермасы сизелмәде. Барысы уртак эш берләштергән дуслар һәм фикердәшләр булды – үз сыйныфыңны, үз мәктәбеңне һәм үз районыңны яклау. Ә инде бу бар дөньяга: “Без бергә!” дип белдерү өчен бар кыенлыкларны җиңәргә сәләтле, бердәм команда булу өчен тагын да ныграк дуслашуга бер сәбәп. Тату сыйныфның сере менә шунда.

    Лаеш районы данын яклаучы Кече Елга мәктәбе лаеклы чыгыш ясады һәм көчле унлыкка керде. Бу юлы бәйгедә Кукмара командасы җиңү яулады, бу район балаларын Кара диңгез яры буенда ял көтә. Бәйге кагыйдәләре буенча киләсе елда ул җиңүче территориясендә үтәчәк. Шулай итеп 2023 елда иң тату сыйныфлар Кукмарада очрашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: