Державинода урамга батыр якташлары исемен бирделәр
Державино авыл җирлеге Советының 2022 ел 24 февраль карары нигезендә Державино авылының яңа урамына якташлары Кәрим Бикмулла улы Бикмуллин исеме бирелде. Безнең бу якташыбыз Бөек Ватан сугышында катнашып фашист илбасарларына каршы сугышта батырлык һәм каһарманлык күрсәткән.