Татарстан яшьләр үзәкләре командалары Лаеш районында тәҗрибә уртаклашты
«Волга» яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре командалары өчен белем бирү программасының көндезге этабы узды. Белем бирү программасы Росмолодеж һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Яшьләр өчен төбәк» яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында үткәрелде.