Татарстанлыны хәрби комиссариатка ут төрткән һәм хәрби көчләрне дискредитацияләгән өчен дүрт ел колониягә хөкем иттеләр
Яшел Үзән шәһәр суды җирле 62 яшьлек кешегә хөкем карары чыгарды. Аны РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләү турындагы маддә буенча гаепле дип таныдылар. Бу хакта «Татар-информ » га федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.