"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы
Татар Сараланы клубында Тәнзилә Нуруллина җитәкчелегендәге «Сары Алан» коллективы Әниләр көненә Айгөл Гыйләҗетдинованың «Мәтрүшкәле чәй» спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Алексеевск интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары алдында Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәбеннән «Балаганчик» һәм «Светлячок» мәктәп театры артистлары чыгыш ясады.
Атабай авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан конкурслар, уеннар, җырлар һәм биюләр белән тулы музыкаль күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Имәнкискә мәдәният йортында Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Имәнкискә авылының талантлы үзешчәннәре катнашында спектакль куелды.
0