Татарстанда 11 меңнән артык гаилә торак шартларын ана капиталы ярдәмендә яхшыртты
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2026 ел башыннан Татарстанда 11508 гаиләнең ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга күчерде. 9831 гаилә ана капиталы акчасы хисабына торак кредитларын һәм займнарын түләгән, 1677 гаилә - торак сатып алганнар яки торак төзегәннәр.