Татарстанда яңа туган балаларга бердәм пособие проактив билгеләнә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тагын бер бала туган гаиләләргә бердәм пособиены проактив форматта билгеләде. Әгәр ата-аналар моңа кадәр туган балаларына пособие алган булсалар, түләү автомат рәвештә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен өстәмә бәяләүдән һәм гариза бирүдән башка гына рәсмиләштерелә.