Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Экономика и производство

Гөмбәгә барганда урман бете куркынычы турында онытмагыз

Узган ялларда Лаеш районында урман бете тешләүнең 14 очрагы теркәлгән - быелгы очракларның өчтән бере бу. Әлеге бөҗәкләрнең барлык төрләре дә куркыныч түгел. Россиядә тайга һәм эт бетләре куркыныч булып тора. Алар энцефалит, боррелиоз, геморрагик бизгәк һәм башка авыруларны таратучылар. Шулай ук алар тешләү көчле аллергиягә китерергә мөмкин. Үзеңне мөмкин...

Узган ялларда Лаеш районында урман бете тешләүнең 14 очрагы теркәлгән - быелгы очракларның өчтән бере бу.

Әлеге бөҗәкләрнең барлык төрләре дә куркыныч түгел. Россиядә тайга һәм эт бетләре куркыныч булып тора. Алар энцефалит, боррелиоз, геморрагик бизгәк һәм башка авыруларны таратучылар. Шулай ук алар тешләү көчле аллергиягә китерергә мөмкин. Үзеңне мөмкин булганча саклау өчен нәрсәдән сакланырга һәм бөҗәкләр белән очрашуны ничек кисәтергә икәнен белергә кирәк. Һава шартлары яхшы булганда Татарстанда урман бетләре апрельдән ноябрьгә кадәр актив. Бу бөҗәкләр сикерә яки оча алмыйлар, үз корбаннарына алар үрмәләп менәләр яки яфракларга кеше яисә хайван кагылганда, алар өстенә егылып төшәләр. Талпаннарның күзләре юк, әмма ис сизүләре яхшы. Шулай ук алар корбаннары җылысын 10 метрга кадәр ераклыктан тоя. Урман бетләренең хайваннар һәм кешеләр хәрәкәт итә торган сукмаклар һәм юллар тирәсендә күпләп җыелуы шуның белән аңлатыла.

Кеше тәненә эләккәннән соң бөҗәк корбанын шунда ук тешләми. Канэчкеч тиредә күбрәк кан тамырлары урнашкан йомшак участокны эзләп берничә сәгать үрмәләп йөри ала. Бу култык асты, муен, баш, тез асты һәм касык өлкәләре булырга мөмкин. Ул ике тәүлек дәвамында кан эчеп туя, бу вакытта корбан бернинди авырту да тоймый. Талпан тешләүнең билгеләре 2-3 сәгатьтән соң күренә башлый: хәлсезлек, йокы килү, буыннар сызлау, температураның 37 -38 градуска кадәр күтәрелүе һәм башкалар. Тиредә 5 тән 20 сантиметрга кадәр диаметрлы кызарган җир барлыкка килә.

-Үз белдегеңнән бернәрсә эшләргә кирәкми, һичшиксез хастаханәгә мөрәҗәгать итегез! - дип кисәтә Лаеш үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Марина Идрисова. - Сез урман бетен үзегез тартып алсагыз да, хирургка бару мәҗбүри. Ярада бөҗәкнең мыеклары, теш казнасы яки башы калган булуы бар, алар аркасында ялкынсыну барлыкка килергә һәм хирург катнашы кирәк булырга мөмкин.

Марина Александровна сүзләре буенча, вакытында белгечкә мөрәҗәгать итсәң, энцефалит һәм боррелиоз йоктырудан качарга була.

-Кабул итү тәүлек буе эшли, сезгә һичшиксез беренче ярдәм күрсәтерләр. Талпанны тартып алу авыртусыз башкарыла. Ә бөҗәк үзе ТР гигиена һәм эпидемиология үзәгенә тикшерүгә җибәрелә. Мөрәҗәгать итүнең икенче көнендә үк аның нинди дә булса инфекция йоктыра алуы яки алмавы билгеле була. Лаборатор тикшеренүләр нигезендә пациентка урман бетенә каршы иммуноглобулин курсы билгеләнә. Авыруны күзәтү өч атна дәвамында һәр көнне дәвам ителә. Бөҗәкләрне энцефалитка тикшерү бушлай.

Шулай да канэчкеч белән көрәшнең иң яхшы ысулы - профилактика.

-Статистика буенча, бөҗәк тешләгән кешеләрнең барысы да диярлек - гөмбәгә яки җиләккә килгән шәһәр кешеләре, - дип тәҗрибә уртаклаша Марина Идрисова. - Эш шунда, алар урманга барганда дөрес киенмиләр. Төп кагыйдә - максималь ябык өс һәм баш киеме кию. Хатын-кызларга итәк яки күлмәккә караганда чалбар кию яхшырак. Әгәр табигатьтә озак вакыт булырга уйлыйсыз икән, киемегезнең ачык төстә булуы яхшы - бу очракта паразитны ул кием астына кергәнче үк табарга була. Ике-өч сәгатькә бер тапкыр үзегезнең һәм иптәшләрегезнең киемен тикшерегез. Тирегә репеллентлар һәм акарицидлар тидерергә киңәш ителә, алар бөҗәкләрне куркыта яки параличлый. Торак янында урман бетләре барлыкка килүне булдырмас өчен бакча яки дача участогында биек үләнне чабыгыз һәм куаклардан чистартыгыз. Йорт хайваннарына паразитларга каршы муенчаклар кидерергә һәм профилактика өчен аларның йонын чистартырга кирәк. Һәм иң мөһиме - табигатькә чыгу алдыннан энцефалитка каршы прививка ясатыгыз.

Талпан тешләү куркынычы булырга мөмкин, әмма грамоталы профилактика вакытында катлаулануларны булдырмый калырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X