Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Авыл хезмәтчәннәре иминлеге ремонт остаханәсеннән башлана

"Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елның кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру" - шушы көннәрдә Кече Елгада "Сөт иле" ЧҖҖ базасында үткән зона семинар-киңәшмәсенең темасы шундый. -Татарстанның азык-төлек иминлеге тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклегеннән башлана, - дип искәртте катнашучыларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать...

"Авыл хуҗалыгы техникасын 2016 елның кыр эшләре сезонына әзерләүне оештыру" - шушы көннәрдә Кече Елгада "Сөт иле" ЧҖҖ базасында үткән зона семинар-киңәшмәсенең темасы шундый.

-Татарстанның азык-төлек иминлеге тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналарының техник төзеклегеннән башлана, - дип искәртте катнашучыларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов. - Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәреп, машина-трактор паркын яңартып кына керем алуга исәп итәргә мөмкин.

Пленар бүлек барышында ассызыкланганча, басуларда күп функцияле, киң мәйдан колачлаучы агрегатлар кулланучы, ресурс саклаучы яңа технологияләр кертүче, техниканың яңа модельләрен сатып алучы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә югары икътисади күрсәткечләргә ирешәләр. Мондый хуҗалыкларда кадрлар проблемасы да уңышлы хәл ителә. Бүген искергән тракторлар һәм комбайннарда эшләргә теләүчеләр аз. Беренче урынга продукциянең үзкыйммәте түбән, ә хезмәт хакы югары булган хуҗалыклар иминлеге куелган базар икътисады шартларында мораль һәм физик яктан искергән техника куллану максатка ярашлы түгел.

Чыгыш ясаучы, машина-трактор паркын яңартырга чакырып, хуҗалыклардагы мәйданны һәм җитештерү технологияләрен исәпкә алырга һәм техника сатып алу буенча республика программаларында активрак катнашырга тәкъдим итте. Аның сүзләре буенча, аграрийларның бүген сатып алганда дәүләт субсидияләре исәбенә үз чыгымнарын шактый кыскарту мөмкинлеге бар. Шулай ук "Росагролизинг" аша авыл хуҗалыгы машиналары алуның файдалы вариантлары да каралды. Анда кыйммәтләнүнең билгеләнгән проценты кулланыла.

Агросәнәгать комплексын техник яктан яңадан коралландыруның мөһимлеге белән беррәттән киңәшмәдә техниканы яңа авыл хуҗалыгы сезонына әзерләү сроклары һәм сыйфаты турында да җитди сөйләшү булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженерлык-техник хезмәтләрне инде бүген үк ремонт хезмәтләре эшен активлаштырырга чакырды. Моның өчен нигезле сәбәпләр бар. Бүген сервис хезмәтләре һәм рәсми дилерлар үз хезмәтләренә һәм запас частьләргә сезонлы ташламалар тәкъдим итәләр. Ә бу хәзерге вакытта башланган ремонт эшләренең очсызгарак төшәчәген аңлата. Киңәшмәдә катнашучылар ремонт срокларын да билгеләделәр. Мәсәлән, беренче апрельгә барлык тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын; 10 майга барлык терлек азыгы әзерләү техникасын; 1 июньгә ашлык җыю техникасын әзерлек сызыгына кую бурычы тора.

Практик бүлек барышында семинар-киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркында булдылар, анда техниканы саклауга кую һәм аны ремонтлауны оештыру белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельхозтехника