Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Авыл хуҗалыгы – 2015 ел

Җәй башында югары температура һәм корылык бөртекле культуралар үсешенә начар йогынты ясады, ә көзен яңгырлы һава торышы көзге урып-җыю эшләре сузылуга китерде. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз вакытында үткәрелгән эшләр комплексы нәтиҗәсендә районда эшкәртелүче барлык төп авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы гына уңыш алынган. -Сыер абзарларын ремонтлау, силос-сенаж траншеяләре төзү буенча...

Җәй башында югары температура һәм корылык бөртекле культуралар үсешенә начар йогынты ясады, ә көзен яңгырлы һава торышы көзге урып-җыю эшләре сузылуга китерде.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз вакытында үткәрелгән эшләр комплексы нәтиҗәсендә районда эшкәртелүче барлык төп авыл хуҗалыгы культураларыннан яхшы гына уңыш алынган.

-Сыер абзарларын ремонтлау, силос-сенаж траншеяләре төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында биш хуҗалыкта 100 һәм 200 башка исәпләнгән сыер абзарына капиталь ремонт ясалган һәм 1000 тоннага кадәр сыйдырышлы биш силос-сенаж траншеясы төзелгән.

-Александровка авыл җирлеге территориясендә күркәләрне идәндә асрау буенча 15 мең башка исәпләнгән кош фермаларының беренче сериясе сафка кертелгән.

-Хуҗалык алып баруның кече формаларына 14,2 миллион сумга 78 ташламалы кредит бирелгән. Алынган кредитларга 925 баш мөгезле эре терлек сатып алынган, 836 терлекчелек корылмалары һәм башкалар төзелгән.

Авылда төп бурычларның берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, авыл кешеләрен эш урыны белән тәэмин итү. Җирле үзидарә органнарына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә район кешеләрен эшмәкәрлеккә һәм үзмәшгульлеккә җәлеп итәргә кирәк һәм мондый мисаллар йөзәрләп булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельское хозяйство

2
X