Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Авыл тормышына субсидияләр ярдәм итә

Авыл кешеләре өчен яз һәм көз - җаваплы чор. Күпләр армый-талмый йорт яны участокларында хезмәт куя, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта эшләү исәбенә үз гаиләсенең матди хәлен яхшыртырга теләүчеләр елдан-ел күбәя. Район кешеләре кошлар үрчетү белән һәрчак теләп шөгыльләнделәр. Хәтта яшь кошларны тулысынча үз исәбеңә сатып алырга туры...

Авыл кешеләре өчен яз һәм көз - җаваплы чор. Күпләр армый-талмый йорт яны участокларында хезмәт куя, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта эшләү исәбенә үз гаиләсенең матди хәлен яхшыртырга теләүчеләр елдан-ел күбәя.

Район кешеләре кошлар үрчетү белән һәрчак теләп шөгыльләнделәр. Хәтта яшь кошларны тулысынча үз исәбеңә сатып алырга туры килгән елларда да. Соңгы елларда гражданнарның йорт яны участогында кош ите җитештерү өчен мөмкинлекләре артты. Мәсәлән, 2006 елдан моңа "АПКны үстерү" милли проекты кысаларында ташламалы кредит бирү ярдәм итә. Заем акчалары, аерым алганда, яшь кошлар сатып алуга тотыла. Моннан тыш, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар бу җәйдә үк бюджет ярдәменә дә исәп итә алалар. Аерым алганда, якын арада Имәнкискә һәм Чирпы халкы 55 мең сум субсидия алачак. Алар хуҗалыклары өчен 370 каз, шуның кадәр үк диярлек бройлер чебеш һәм 60 баш күркә сатып алганнар. Комлы Ковалида яшәүчеләр дә чыгымнарының бер өлешен кайтару өчен 20 мең сумга исәп итә алалар, алар 300 дән артык үрдәк сатып алу турында отчет тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район