Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Авылда тәртип икән - илдә муллык

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр икенче Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелә. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм предприятиеләрен, крестьян (фермер) хуҗалыкларын, гражданнарның индивидуаль һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларын, дача берләшмәләрен һәм участокларын колачлаячак. Әлеге категория респондентларның һәркайсы өчен сан алу кәгазьләренең үз формасы каралган. Аларда сораулар берничә бүлеккә төркемләнгән...

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр икенче Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу үткәрелә. Ул авыл хуҗалыгы оешмаларын һәм предприятиеләрен, крестьян (фермер) хуҗалыкларын, гражданнарның индивидуаль һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларын, дача берләшмәләрен һәм участокларын колачлаячак.

Әлеге категория респондентларның һәркайсы өчен сан алу кәгазьләренең үз формасы каралган. Аларда сораулар берничә бүлеккә төркемләнгән - авыл хуҗалыгы берләшмәсе кайда урнашкан, икътисади эшчәнлекнең нинди төрләре белән шөгыльләнә, хезмәт һәм җир ресурслары һәм алардан файдалану, чәчүлек мәйданнары, терлекләр баш саны һәм башкалар.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бланкларны мөстәкыйль төстә тутырачаклар - документларның машина укый торган формаларын кулланып кәгазьдә яки Росстатның web-җыю системасы аркылы электрон төстә. Башкаларга планшетлы компьютерлар белән сан алучылар киләчәк, электрон бланклар респондентлар сүзләре буенча тутырылачак.

Барлык сан алу битләрендә шәхес күрсәтелми - респондентларның ни исеме, ни фамилиясе, ни адресы юк. Сан алу процессында җыелган мәгълүматларның конфиденциальлеге "Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу турында"гы закон белән гарантияләнә. Сүз уңаеннан, әлеге законга ярашлы төстә, сан алуда катнашу юридик затлар өчен мәҗбүри һәм физик затлар өчен иҗтимагый бурыч булып тора.

Хәзер узган ел теркәлгән ВСХП-2016 объектлары исемлеген аныклау бара, терлек һәм җирләр барлыгы төгәл билгеләнә, аңа яңа объектлар кертелә. Башка төрле аныклаулар да үткәрелә.

Быелның 1 февраленнән сан алу мәсьәләләре буенча уполномоченный һәм аның урынбасары эшкә кереште. Районның статистика бүлегенә тагын 50 сан алучы һәм җиде инструктор кабул итәргә кирәк, алар турыдан-туры авыл хуҗалыгын исәпкә алу белән шөгыльләнәчәк.

Сан алу барышында җыелган мәгълүматлар аграр сәясәтне нәтиҗәлерәк итәргә булышачак. Бик зур статистика тикшерүе икътисадның аграр секторы үсеше фаразларын, авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген күтәрү чараларын эшләү, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле статистик мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельхозперепись

2
X