Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Бәйрәмнәрне белмәүче тармак

Яңа елның бу көннәрендә "Агро-5", "Березовка" ЧҖҖ, "Атабай" АФ терлекчеләре узган елның шул ук чор дәрәҗәсеннән арттырып эшлиләр.

Яңа ел тулаем терлекчелек тармагында ни дәрәҗә уңышлы башланды? Хә-бәрчебез үтенече буенча бу сорауга авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева җавап бирә.

-Елның күп өлешендә терлекчеләргә кыен шартларда эшләргә туры килә. Терлекләр кышлату терлекчеләр өчен җитди сынау. Кагыйдә буларак, фермаларда бердәм коллектив эшләгәндә, хезмәт дисциплинасы җайга салынганда, нык азык базасы булганда аны яхшы үткәрәләр. "Агро-5", "Березовка", "Атабай" АФ ЧҖҖләрендә яңа елда да продуктлылыкны арттыру өчен барлык нигезләр бар. 2011 ел йомгаклары буенча да бу коллективлар алдынгылар арасында. Монда сөт һәм ит җитештерү буенча төп бурычлар уңышлы үтәлгән. Соңгы айларда башка хуҗалыкларда да савым көтүнең продуктлылыгы арту күзәтелә. Мәсәлән, яңа елның бу көннәрендә район терлекчеләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5-6 тонна сөтне артык җитештерәләр.

Үткән елда район буенча уртача һәр сыердан 3500 килограмм сөт савылган. Әлбәттә, бу өмет иткән күрсәткеч түгел. Узган елда кайбер хуҗалыкларда планлаштырылган савым көтүне яңарту ел ахырында гына булды. Мә-сәлән, декабрьдә "Йолдыз" ЧҖҖ нәселле 27 тана сатып алды. "Нармонка", "Семиречье" да ел ахырында савым көтү таналар сатып алу исәбенә тулыланды. Бу терлекләрнең нәтиҗәсе берничә айдан гына кү-ренәчәк. Иң мөһиме, бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрнең баш санын саклауга җитди карыйлар.

Киләчәкнең терлекчелектә булуын фермерлар да раслый. Узган елда гына да район территориясендә 10 лап гаилә фермасы төзелде. Ә алар барлыгы унөч. Сиңгелдән Илсур Миңнуллин, Атабайдан Гүзәлия Хөсәенова, Рождественодан Юрий Сарапкин, Шураннан Юрий Леонов, Лаештан Шамил Мамедов фермалары - бу әле ел дәвамында терлекчелек продукциясе җитештерүдә уңышлы эшләгән фермерларның кайберләре генә.

Аларның хезмәт үзен-чәлеге сөт һәм ит җитештерү белән бәйле, ул ялларны да, бәйрәмнәрне дә белми. Илебез ял иткән бу көннәрдә терлекчеләр, зооветбелгечләр, җитәкчеләр гадәти режимда эшли. Терлекчелектә башкача мөмкин дә түгел. Бу тармакта уңыш эш сөючеләргә, үз дигәнендә нык торучыларга юлдаш. Яңа елда аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: продуктлылык кышлату