Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Язгы сәгатьнең кадере

"Йолдыз" ЧҖҖ базасында үткән җомга көнне булган киңәшмә барышында район башлыгы Михаил Афанасьев язгы чәчүне вакытында һәм сыйфатлы үткәрү өчен авыл товар җитештерүчеләре алдына барлык ресурсларны-техника, кешеләр туплау бурычы куйды.

Киңәшмә үткән хуҗалыкта язгы сәгатьнең кадерен, бәясен беләләр. Кыр эшләренә әзерлек монда гадәттәгечә комплекслы һәм үз вкытында алып барыла, бу юлы да яз игенчеләр өчен искәртмәстән килмәде. Алар басуга беренчеләр булып чыктылар, күпьеллык үлән чәчүлекләрен үз вакытында карадылар. Уҗым басуларында агрочараларны, сабанашлык чәчүне уңышлы үтәү өчен барысы әзер.

Быел "Йолдыз"да чәчү агрегатларын тулысынча яңартканнар. Үткән елларда эшләгән чәчкечләр мораль яктан да, физик яктан да тузган. Аларга алмашка модернизацияләнгән һәм камил техника килә. "ХаРаШа" ЧҖ "Техник үзәге" директоры Хәсән Шәйдуллин үзләрендә эшләнгән яңа СЗСТ-4 чәчкечләренең өстенлекләре турында сөйләде. Аның сүзләре буенча яңалык кертү чәчү һәм хезмәт җитештерүчәнлеге сыйфатын күтәрү белән бергә, уңышны күтәрүдә дә булыша-уртача гектарга 2 дән 5 центнерга кадәр.

Җирле рационализаторлар эше дә киңәшмәдә катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Чәчүгә әзерләнеп алар иске ике чокыр казу агрегатын модернизацияләгәннәр, ә алары 10 метрга кадәр киңлек ала һәм туфракны да яхшы катоклый. Хуҗалыкта орлыклык материал белән, дизель ягулыгы, ашламалар ташу белән дә эш яхшы. Бер сүз белән әйткәндә, "Йолдыз"да мул уңыш алу өчен шартлар булдырылган- эш игенчеләрдә. Хуҗалыкта үз механизаторлары җитми, әлбәттә. Директор Әсхәт Галиуллин әйткәнчә, бу хәл ителә торган проблема.

-Быелгы яз да уңышка эшли,-дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы идарәсе начальник урынбасары, игенчелек буенча консультант Илгиз Миңнекәев.-Туфракта дым запасы үткән еллардагыдан күб-рәк. Бүген иң мөһиме-дым каплату срогын кулдан ычкындырмау. Эш планы буенча бу агроалымга 5 көн вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә өлгермәгән хуҗалыклар яхшы уңышка исәп итә алмыйлар.

Бу язның тискәре яклары да бар. Температураның кискен күтәрелүе туфрактагы дымны тиз парга әйләндерә. Язгы кыр эшләренең тиз башлануына исәп итмәгән игенчеләргә үз вакытында дым каплату өчен эшне тизләтү зарур. Өстәвенә, көннәр яхшыру белән корткычлар да барлыкка килә, шуңа күрә үсемлекләрне саклау эшенә әзер булу сорала. Киңәшмәдә катнашкан "Ак Барс" Холдинг компания" ААҖе генераль директорының АПК буенча урынбасары Николай Титов шуңа басым ясады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев авыл хуҗалыгы предприятиеләренең язгы кыр эшләре чорына булган потенциалы турында сөйләде. Язгы чәчү алдыннан техника әзерлеген махсус комиссия тикшергән. Тикшерелгән 8 хуҗалыкның дүртесенә аларның дәгъвалары булмаган. Михаил Афанасьевның чәчүне иң яхшы агротехник срокларда төгәлли алабызмы дигән соравына авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең уңай җавап бирүләре очраклы түгел. Кайбер хуҗалыкларда язгы кыр эшләре финишы 9 майда дип әйтәләр. Дөрес, моның өчен игенчеләргә вакытны, арыганлыкны белми эшләргә кирәк. Мәсәлән, шул ук "Йолдыз"да механизаторларга шундый ритмны саклауда ярдәм итү өчен басуда өч тапкыр кайнар аш оештыруны, мораль һәм матди кызыксындыру чаралары эшләүне дә күздә тотканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная семинар Йолдыз