Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Чәчү эшләре тәмамлану алдында

Быел районда язгы кыр эшләре өзеклекләрсез үтте. Чәчү эшләре ахырына якынлаша. 47700 гектарга чәчелгән. Шул исәптән сабанашлык - 29105 га (99%), бәрәңге - 429 га (планда 669 га), яшелчәләр - 170 га (планда 210 га). Районда сабан культуралар чәчелеп беткән. Силоска кукуруз һәм көнбагыш чәчү, кәбестә, кишер һәм чөгендер утырту...

Быел районда язгы кыр эшләре өзеклекләрсез үтте.

Чәчү эшләре ахырына якынлаша. 47700 гектарга чәчелгән. Шул исәптән сабанашлык - 29105 га (99%), бәрәңге - 429 га (планда 669 га), яшелчәләр - 170 га (планда 210 га). Районда сабан культуралар чәчелеп беткән. Силоска кукуруз һәм көнбагыш чәчү, кәбестә, кишер һәм чөгендер утырту актив бара. Атна ахырына бәрәңге һәм яшелчәләр утыртылып бетә. Ә менә "Хәерби" ЧЧҖ яшелчәләр һәм бәрәңге утырту планын үтәде инде.

Авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Илгиз Миңнекәев сүзләре буенча, районда чәчү кампаниясе тулаем оешкан төстә үтә. Һава торышы эшләрне вакытында башкару һәм туфрактагы дымны саклау мөмкинлеге биргән.

Эшләрнең чираттагы этабы - чәчүлекләрне корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү. Барлык хуҗалыкларда чәчелгән культураларны шытымнар чыкканчы һәм шытымнарны карау эшләре бара. Бу юнәлештә "Урта Девятово", "Йолдыз", "Хәерби", "Нармонка" хуҗалыклары уңышлы эшли.

-Терлек азыгы әзерли торган техниканы тикшерүгә хәзерлибез, - дип сүзне дәвам итә Илгиз Хөсәенович. - 5 июньгә аны авыл хуҗалагы министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия кабул итәргә тиеш. Хәзер басуларда чәчүлекләрне тукландыра һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртә торган техника эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район