Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Үз эшенең остасы

Терлекләр кышлату башында "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ Кече Елга авылы савымчысы Резедә Усманова үз алдына уртача савымны потлы чиккә җиткерү бурычы куя.

Бу көннәрдә алдынгы терлекче менә-менә кө-телгән чикләргә якыная. Әче салкыннар да, бураннар да сыер савучыга программаны үтәргә комачау итмәгән. Кыш уртасында ул караган сыерларның продуктлылыгы хуҗалыкта иң югарысы була. Бүген аның төркемендәге һәм ферма буенча уртача тәүлеклек савым аермасы тулаем Усманова файдасына 4 килограмм тәшкил итә. Товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы көн саен һәр сыердан 11 килограмм сөт сава, кышлату өчен бу бик яхшы, ә Резедә һәр сыердан 15 литр һәм аннан да күбрәк ала.

-Хуҗалыкта күптән-нән мондый рекорд куючы юк иде, - ди башкаручы директор Рифкат Гайнуллин. - Резедә беренче булып мул савым алу ярышына кушылды.

Ә барысы өч ел элек башлана. Ул чакта Усмановага беренче бозау аналардан төркем җыярга туры килә. Бу эштә һәр сыер савучының үз сере. Резедә күп еллык тәҗрибәсенә таяна - ул чакта ул 20 ел фермада эшләгән тәҗрибәле савымчы була. Сер түгел, яңа төркемгә таналар җыйганда җибәрелгән ялгышлыклар өчен соңрак сыер савучы алып җиткерелмәгән продукция (димәк хезмәт хакы белән дә), хәтта үз сәламәтлеге белән түли.

Резедә үз группасындагы терлекләр белән уртак телне тиз таба. Аның төркемендәге беренче бозау аналары сайлап алынган диярсең, күрер күзгә дә бер төрле. Тәҗрибәле савымчы терлекләр карау серләрен яхшы белә. Һәр сыер савучы мондый төркем белән эшләргә хыяллана. Резедә сыерларын хезмәттәшләре карамагына сирәк калдыра. Ничек кенә кыен булмасын - төркемдә 35 сыер - барын үзе эшләргә тырыша, ял көннәре дә алмый диярлек. Сыерлар ят кулны тиз сизәләр. Бу аеруча бозаулаганнан соң сауганда сизелә. Мондый чакларда савымчы вакыты белән дә исәпләшми, аруын да оныта. Барлык шәхси борчулар икенче планга күчә, ә бит Резе-дәнең гаиләсе, укучы ике улы һәм ярдәмче хуҗалыгы да бар. Менә имчәктән сөт ага - сыерлар күпләп бозаулаган - уңышлы чорга өстәмә.

Дөрес, шушы көннәрдә Резедә борчуга калган. Сыер абзарына туклыклы силос урынына туклыклылыгы түбән булган силос китергәннәр. Белгечләргә кайнар эздән хатаны төзәтергә туры килә: Резедә беренче булып яңа рационга риза булмавын белдерә, аның савымны арттыруга яр-дәм итмәвен белә. Бүген фермада савым көтүне ашатуда тулы тәртип. Улакларга печән һәм сенаж белән бергә мул итеп ашлык өстәлгән яхшы сыйфатлы силос та салына. Белгечләр сүзләре буенча, бу сезонда хуҗалык беренче тапкыр силосны басуда өемнәргә салган. Бозаулаганнан соң сыерларга парландырылган солы һәм нормадагы күләмдә концентратлар ашату да савымны арттыра.

Ашату технологиясен дә, саву һәм карау технологиясен дә сыер савучы контрольдә тота. Менә дүртенче сезон инде Усманова карамагындагы сыерлар мондый кайгыртуга мул савым белән җавап бирәләр.

-Аның төркемендә һәрчак сыерлары 100 процент бозаулый. Бозаулары да сәламәт, нык, - дип безнең әңгәмәгә йомгак ясый бүлекчәнең баш зоотехнигы Рәшит Нәбиуллин.

Резедә үзе уңышлары турында сөйләргә яратмый. Бу аның чирек гасыр гомерен биргән эше һәм ул яраткан эшеннән башка тормышын күз алдына да китерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район животноводство Усманова