Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Дөя фермасында үрчем көтәләр

Өч ел элек безнең Лаеш җире ягыбыз өчен гадәти булмаган хайваннарның беренче төркеменең даими яшәү урынына әйләнде. Бүген Травкино авылы читендәге дөя фермасында тулы бер көтү, алар күпсанлы кунакларны үзләренең сәер булулары һәм уңай йогынтылары белән генә түгел, дөя үрчетү продукциясе белән якыннан танышу мөмкинлеге булу белән дә җәлеп итә....

Өч ел элек безнең Лаеш җире ягыбыз өчен гадәти булмаган хайваннарның беренче төркеменең даими яшәү урынына әйләнде.

Бүген Травкино авылы читендәге дөя фермасында тулы бер көтү, алар күпсанлы кунакларны үзләренең сәер булулары һәм уңай йогынтылары белән генә түгел, дөя үрчетү продукциясе белән якыннан танышу мөмкинлеге булу белән дә җәлеп итә. Тормыш күрсәткәнчә, бу кызыклы бизнесның беренче өлеше дә, икенчесе дә килүчеләрдә зур кызыксыну, ихтыяҗ уята.

Дөя фермасына нигез салган кешеләр гаиләсе терлекчелектә көндәшлектән азат урын таба алган - дөя үрчетү хәзер безнең республикада аерым юнәлеш булып тора.

Бу илебездә көтү-араннарда асрау шартларында нәселле бактриан дөяләр үрчетү һәм дөячелек продукциясе сату белән шөгыльләнгән бердәнбер фермер хуҗалыгы. "Чүл кораблары" кышкы салкыннар һәм бураннарга ияләштеләр, чыныктылар. Тиздән дөя балалары дөньяга киләчәк, алар фермада нәселле җитештерүчедән туган бактериан дөя балаларының өченче буыны вәкилләре.

На верблюжьей ферме ожидается прибавление поголовья

Ферма хезмәткәрләре сүзләре буенча, дөя кешегә биргән һәр нәрсә дәвалау яки файдалы үзлекләргә ия.

-Дөя үрчетүдән алынган продуктлар арасында дөя сөте беренче урында, ул туклыклы матдәләр, терлек аксымы, май һәм витаминнар чыганагы, алар кешенең иммун системасын ныгытуга ярдәм итә. Сүз уңаеннан, фермада җитештерелгән дөя сөте Татарстан Республикасы стандарт комитетының "Хәләл" таныклыгына ия, - дип сөйли крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Светлана Кириченко. - Дөя ите дә кыйммәтле продукт.

Үткән гасырлар осталары булдырган технологияләр нигезендә замана осталары дөя йоныннан бик тә матур әйберләр ясыйлар.

Табигатьнең искиткеч почмагында ял итәргә һәм табигый мохиттә асралган дөяләрне карарга килүче туристлар саны арта.

Фермага нигез салучылар дөя үрчетүнең өметле булуына ышаналар. Ул Татарстанда үсеш алырга мөмкин һәм тиеш тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район фермалар верблюды