Фермер хуҗалыклары конкурсы
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" конкурсы үткәрә. Конкурсантларга грантлар терлекләрнең баш санына карап бирелә. Мәсәлән, сөт фермаларында терлекләр 50 дән, дуңгыз фермаларында 200 дән, кошчылык фермаларында 4000 бройлердан, балык товарлары җитештерүче фермаларда елга 20 тоннадан ким булмаска...
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" конкурсы үткәрә.
Конкурсантларга грантлар терлекләрнең баш санына карап бирелә. Мәсәлән, сөт фермаларында терлекләр 50 дән, дуңгыз фермаларында 200 дән, кошчылык фермаларында 4000 бройлердан, балык товарлары җитештерүче фермаларда елга 20 тоннадан ким булмаска тиеш. Конкурска гаризалар 420014, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 309 кабинет адресы буенча кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев