Хезмәткә түләүнең минималь күләме артты
Агымдагы елның 1 июленнән Россия территориясендә ул 7800 сум итеп билгеләнде. Бу Татарстанның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләргә кагыла. ТРның бюджет булмаган оешмаларында хәзер минималь хезмәт хакы аена 8848 сум тәшкил итә. Хезмәт законы бозылган очракта эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Эш вакытының айлык нормасын эшләгән һәм хезмәт хакын законда...
Агымдагы елның 1 июленнән Россия территориясендә ул 7800 сум итеп билгеләнде.
Бу Татарстанның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләргә кагыла. ТРның бюджет булмаган оешмаларында хәзер минималь хезмәт хакы аена 8848 сум тәшкил итә. Хезмәт законы бозылган очракта эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Эш вакытының айлык нормасын эшләгән һәм хезмәт хакын законда күрсәтелгәннән аз күләмдә алган эшчәннәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, прокуратурага яки судка мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев