Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Исәп-хисаплар турында мәгълүмат алмашуның яңа схемасы асылы нидән гыйбарәт?

Мәгълүмат алмашуда өч элемент катнаша: контроль-касса техникасыннан (алга таба ККТ) файдаланучы, ККТ кулланучы (фискаль туплагычы булган), фискаль мәгълүматлар операторы һәм ФСХ. ККТдан файдаланучы фискаль билгесе булган ККТ чек мәгълүматларын фискаль мәгълүматлар операторына тапшырырга тиеш. Фискаль билге - бу фискаль туплагычта (уңай булсын өчен - электрон санлы имза аналогы) формалашкан фискаль...

Мәгълүмат алмашуда өч элемент катнаша: контроль-касса техникасыннан (алга таба ККТ) файдаланучы, ККТ кулланучы (фискаль туплагычы булган), фискаль мәгълүматлар операторы һәм ФСХ. ККТдан файдаланучы фискаль билгесе булган ККТ чек мәгълүматларын фискаль мәгълүматлар операторына тапшырырга тиеш. Фискаль билге - бу фискаль туплагычта (уңай булсын өчен - электрон санлы имза аналогы) формалашкан фискаль мәгълүматларны тикшерү өчен тәгаенләнгән мәгълүмат.

Фискаль мәгълүматлар операторы (моны электрон документлар әйләнеше операторы белән тәңгәл дияргә була) "Акчалата акча белән исәп-хисап һәм (яки) түләүнең электрон чараларын файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасы куллану турында" №54-ФЗ Федераль законында билгеләнгәнчә - РФ законнарына ярашлы төстә булдырылган, Россия Федерациясендә булган, фискаль мәгълүматлар эшкәртүгә, милек хокукында булган техник чараларны кулланып Россия Федерациясе территориясендә бу фискаль мәгълүматларны саклауны һәм эшкәртүне гамәлгә ашырган юридик зат. Фискаль мәгълүматлар операторы ККТдан аерым чекларны кабул итә, аларны тикшерә, аларны алуын раслап кире ККТга җибәрә һәм билгеләнгән вакытта гомумиләштерелгән мәгълүматларны Россия ФСХга тапшыра.

Сатып алучы сатучы белән исәп-хисап ясаганда касса чегы ала. Әгәр түләү түләү картасы белән интернет-сайт аша башкарылса, кәгазь чек бирү мәҗбүри түгел: бу очракта чек сатып алучыга электрон рәвештә җибәрелә. Калган очракларда чек бастырыла яки сатып алучыга аның теләге буенча электрон рәвештә җибәрелә.

Сатып алу яки хезмәтләргә түләү турында электрон чек рәвешендәге чек мәгълүматларын кем саклый - салым хезмәтеме әллә эшмәкәрме? Сатып алучы кәгазь чекны югалткан һәм аны торгызырга теләгән очракта ул кая мөрәҗәгать итә ала?

Чеклар турында мәгълүмат салым органнарында да, касса аппаратының фискаль туплагычында да саклана. Сатып алучы үз чегын Россия ФСХ рәсми сайтының тиешле сервисы ярдәмендә яки бушлай мобильле өстәмәдән файдаланып таба ала. Шунысы мөһим, яңа технология гражданга электрон чек алу белән бергә тиешле мобильле өстәмә аша касса чегының легаль булуына да инана алу рәвешендә кулланучы буларак үз хокукларын өстәмә яклау мөмкинлеге дә бирә, шик туган очракта шикаятьне шунда ук Россия салым хезмәтенә җибәрә дә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район