Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Кеш киләчәккә юл ача

"Матюшино" ЯАҖ быел кешләр санын бер ярым тапкырга арттырды. Ә көзен хуҗалык бу йомшак йонлы җәнлекнең икенче төркемен сатып алды.

-Җәнлек караучылар соң-гы ике елда ана кешләр санын арттыру өлкәсендә уңышлы эшлиләр. Бу җән-лекләр санын арттыруны һәм кыйммәтле тире алуны тәэмин итәргә тиеш,-ди тармакның баш икътисадчысы Татьяна Шкодских.- Шушы максаттан без узган ел 3,5 мең баш җәнлек алып кайттык, ә быел төп көтү төркемендә 5 мең башка якын җәнлек исәпләнә.

Җәнлек совхозы белгечләре җәнлек тиресе базарындагы хәлне яхшылап өйрәнәләр һәм кеш тиреләре киштәләрдә ятмас дип ышаналар. Алар халыкара аукционнарда да үтемле товар. Эшнең болай торышы җәнлек караучылар коллективында иртәгәге көнгә ышаныч тудыра. Ныклы база булдырганда гына теләгән нәтиҗәгә ирешеп була. Дөрес, җирле җәнлек үстерүчеләргә моның өчен бик түземле булырга кирәк. Кеш үстерүдә тиз генә табыш алып булмаячагы барысына да билгеле. Җәнлек үстерүдәге бу яңа юнәлешнең нәтиҗәлелегенә 3-4 елдан соң гына ирешергә мөмкин. Үрчүчәнлеге белән кеш чәшкедән калыша-елына уртача ике көчек кенә тудырырга мөмкин. Әмма белгечләр уңыш вәгъдә итәләр. Кеш тиресенә сорау арту һәм бәяләрнең яхшы булуы киләчәккә өмет белән карарга ышаныч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нәтиҗә кешләр ышыныч