Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Кормомама“ ярдәмгә килә

Хәерби терлекчеләре яңа елга "кормомама" белән аяк басты. Бу атнада мөгезле эре яшь терлек асралучы терлекчелек корпусларының берсендә бозауларга чын сөтне алмаштыргыч әзерләү һәм эчерү өчен билгеләнгән немец җайланмасын урнаштыру һәм көйләү бара. -Безнең терлекчеләрнең үз практикаларында моңа охшаш берни дә күргәннәре юк әле. Бар хуҗалыкларда бозауларны иске ысул белән...

Хәерби терлекчеләре яңа елга "кормомама" белән аяк басты. Бу атнада мөгезле эре яшь терлек асралучы терлекчелек корпусларының берсендә бозауларга чын сөтне алмаштыргыч әзерләү һәм эчерү өчен билгеләнгән немец җайланмасын урнаштыру һәм көйләү бара.

-Безнең терлекчеләрнең үз практикаларында моңа охшаш берни дә күргәннәре юк әле. Бар хуҗалыкларда бозауларны иске ысул белән - кулдан эчерәләр. Билгеле булганча, әлеге процесс вакытында тайпылышлар булырга мөмкин, - дип кыйммәтле җиһазларның максатка ярашлылыгына аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Бозау караучы, никадәр генә намуслы булмасын, чын сөтне алмаштыргычны әзерләү һәм бозауларга эчертүгә куелган барлык таләпләрне дә үтәп бетерә алмый. Бер сүз белән әйткәндә, бу эштә кеше факторы тайпылышларга һәм продукцияне алып җиткермәүгә китерә. Өстәвенә кайбер хуҗалыкларда кадрлар дефициты арта. "Хәерби" дә чыгарылма түгел. Моны уңышлы сатып алу дип саныйм. Җиһазлар арзан тормый -долларның бүгенге курсы буенча 1,7 миллион сумнан артыграк. Әмма аның чыгымны каплавы озак көттермәячәк.

"Кормомама" кул хезмәтен тулысынча алыштыра һәм эчерү нормасы белән сөт температурасын төгәл үтәргә мөмкинлек бирә. Ә бу авырлык җыйганда иң мөһим шарт. Бүгенге көнгә әле "кормомама"ны барлык бозаулар да яратып өлгермәгән. Әмма процесс бара. Җирле терлекчеләр сүзләре буенча, терлекләр әлегә ияләшәләр. Яшь терлекләрдә шартлы рефлекс барлыкка килсен өчен берничә көн кирәк. Яңача эчертү ысулы көнгә биш тапкыр эчерү мөмкинлеге бирә. Барысы да яшь терлекнең аппетитыннан тора.

Бүген техника могҗизасы карамагында 60 бозау бар. Заманча җайланмалар белән җиһазланган бу корпуска алар тудыру бүлегеннән бер атналык булып киләләр. Яшь терлекләр "кормомама" ярдәмендә ике ай дәвамында авырлык җыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Кирби животноводство

2
X