Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаешта тагын бер сәүдә ноктасы барлыкка килде

Яңа "Магнит" кибете ачылу Лаешта икенче сәүдә үзәге формалашуның дәвамы булды. Башта мондый үзәк "Универмаг" - "Универсам" кибетләре тирәсендә иде. Җәяүлеләр зонасы оештырылганнан соң ул автомобильле сатып алучылар өчен уңайсызга әйләнде. Автомобиль хуҗалары уңайлы машина кую урыны булган җирдә сатып алуны кулай күрәләр. Бу таләпләргә "Атлантида", "Пятерочка", ә хәзер инде...

Яңа "Магнит" кибете ачылу Лаешта икенче сәүдә үзәге формалашуның дәвамы булды.

Башта мондый үзәк "Универмаг" - "Универсам" кибетләре тирәсендә иде. Җәяүлеләр зонасы оештырылганнан соң ул автомобильле сатып алучылар өчен уңайсызга әйләнде. Автомобиль хуҗалары уңайлы машина кую урыны булган җирдә сатып алуны кулай күрәләр. Бу таләпләргә "Атлантида", "Пятерочка", ә хәзер инде яңа "Магнит" та урнашкан автовокзал тирәсендә киңәюче сәүдә үзәге җавап бирә.

Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев яңа сәүдә ноктасы ачылуның өстәмә эш урыннары, бюджетны тулыландыру һәм Татарстан продукциясен сату өчен мәйданчык булуын ассызыклады. Яңа ачылган "Магнит" кибете ассортиментында 24 җирле җитештерүче товарын сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево открытие магазин

2
X