Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Мул сөт чоры перспективалар ача

Район терлекчеләре майның беренче яртысында сөт җитештерүне бер тоннага арттырдылар. Меретяк, Атабай, Кече Елга һәм Хәерби фермаларында савым көтүнең продуктлылыгы арта. -Терлекләрне көтүлектә асрауга оешкан төстә күчерү уңыш нигезе булды, - дип аңлата тармактагы уңай үзгәрешләрне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Шулай аталучы мул...

Район терлекчеләре майның беренче яртысында сөт җитештерүне бер тоннага арттырдылар.

Меретяк, Атабай, Кече Елга һәм Хәерби фермаларында савым көтүнең продуктлылыгы арта.

-Терлекләрне көтүлектә асрауга оешкан төстә күчерү уңыш нигезе булды, - дип аңлата тармактагы уңай үзгәрешләрне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Шулай аталучы мул сөт чорына кергән ферма эшчәннәре бу язгы көннәрдә аяк астындагы яшел азыкка өмет баглыйлар. Үсеп киткән уҗым терлекләрне көтүлекләргә чыгаруның беренче көннәреннән рационга яхшы ярдәм булды.

Күпьеллык үләннәр дә үсеп килә. Димәк, алдагы айларда да савымны арттыру өчен мөмкинлекләр саклана дигән сүз. Бүген район хуҗалыкларында яшел уракка әзерлек темп ала. Җәйге чорда һәр сыерга кимендә өч тонна печән, шулай ук җитәрлек сенаж, силос запасы булдыру планлаштырыла. Яфрак азык һәм шифалы үләннәр әзерләү өчен иң яхшы вакыт җитә. Алар гади булмаган кышкы шартларда терлекчеләргә авитаминоз һәм бозауларның башка авырулары белән көрәшергә ярдәм итә.

Терлекләрне чираттагы кышлату яхшы төгәлләнде. Монда терлек азыгы әзерләүчеләрнең хезмәте зур: районның бер генә хуҗалыгында да тупас һәм сусыл азык җитмәү очрагы булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район сельское хозяйство